Вакытлы матбугатта – Г.Тукай темасының куелышы

BbnU-sWoqks

Татарның мәһшүр улы, танылган шагыйрь, XX гасыр башындагы татар иҗтимагый тормышында актив катнашкан Габдулла Тукайның вакытлы матбугатта бирелешен, аның иҗатына һәм шәхесенә карата бәяне без “Ватаным Татарстан” газетасы аша анализларга омтылдык. 98 ел дәвамында чыгучы “Ватаным Татарстан” газетасының бай тарихи үткәне бар. Татарстан халкының елъязмасын язучы бу басмада татар халкының мәдәни һәм рухи тормышы тулы чагылыш тапкан дип әйтергә мөмкин. “Эш” (1918-1920), “Татарстан хәбәрләре” (1920-1922), “Татарстан” (1922-1924), “Кызыл Татарстан” (1924-1951), “Совет Татарстаны” (1951-1960), “Социалистик Татарстан” (1960-1992) дип аталган хәзерге “Ватаным Татарстан” газетасында халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай иҗатына да урын бирелгән. Нигездә язмалар Тукайның үлеменә һәм тууына бәйле даталарга карата әзерләнгән. 1945 елга кадәр шагыйрьнең үлеменә бәйле 15 апрель көннәрендә, соңрак 26 апрель – туган көне алдыннан искә алынып язылган мәкаләләр урын алган. 1918, 1919, 1924, 1930 һәм 1940 елгы төпләнмәләрдә Тукай хакында бер генә дә язманы таба алмадык. Димәк, кайбер елларда шагыйрь иҗатына игътибар да булмаган дигән фикер кала. Вафатына һәм тууына бәйле түгәрәк даталарда гына шагыйрь күбрәк искә алынган.

“Кызыл Татарстан”ның 1928 елның 15 апрелендә Демьян Фәтхинең “Габдулла Гариф улы Тукаев”, Галимҗан Нигъмәтинең “Үлгәненә 15 ел тулды” дип аталган мәкаләсе басыла. Соңгысы Тукайның зур рәсеме белән бирелә. 1929 елның 14 апрелендә Гадел Кутуйның “Тукай янында” шигыре, Тукай турында бүгенге хезмәтләрнең кайберләренә хәзерлек мәсьәләсе турында язма урын алган. Шулай ук газетада Тукайның рәсеме бирелгән. Шунда ук бер хәбәр игътибарны җәлеп итә: “Тукай һәм Бабич. Аларның хәзерге тормышка карата әйткән сүзләре. Һәркем 25 тиен әзерләп торсын, “Чаян”ның 14 номерында әзерләнә диелгән” .

“Кызыл Татарстан”ның 1942 елның 15 апрель көнне үлүенә 29 ел тулу уңае белән Гадел Кутуйның “Патриот Тукай” язмасы белән шагыйрьнең портреты бирелгән. Шагыйрьнең “Китмибез”, “Шүрәле” шигырьләре аша туган җирнең изгелеген анализлап менә нинди нәтиҗә ясала: “Тукайның бу шигъри юллары сугыш кырларында фашизмга каршы җимергеч ударлар ясаучы батырларның йөрәкләрендә яшиләр. Алар белән янәшә үз туган иле өчен патриот Тукай да көрәшә”. Гадел Кутуй 16 нчы апрельдә шул ук темага Татарстан Совет Язучылары Союзында доклад укый. Бу хакта газетада бирелгән белдерүдән укырга була.

1943 ның 15 апрелендә Тукайның үлгәненә 30 ел тулу билгеләп үтелә. Газетада Якуп Агишевның “Безнең Тукай” язмасы, Кави Нәҗминең шагыйрьнең иҗатына анализ ясаган язмасы урын ала. Шунда ук Тукай рәсеме һәм шигырьләреннән өзекләр китерелә. Газетада Гази Кәшшафның “Татар халкының бөек улы” язмасында шагыйрьнең иҗатына эчтәлекле бәя бирелгән. Автор шагыйрьнең “Өзелгән өмит”, “Тормыш”, “Ваксынмыйм” шигырьләрен анализлый. “Бөек шагыйрьнең гомере кыска булды, һәм ул гомер коточкыч авыр чорга туры килде… Тукайның шатлыгы да, кайгысы да халык язмышы, халык тормышы белән уртак, үзе яшәгән чорның теләк һәм омтылышларына ятышлы иде…”, – дип яза автор.

“Кызыл Татарстан”ның 1946 елның 6 апрель санында “Татар халык шагыйренең тууына 60 ел тулу алдыннан” рубрикасында Салих Батталның “Габдулла Тукай лирикасы” дип аталган язмасы урын ала, шигырьләренә анализ ясала. 19 апрель санында “Тукай көннәре алдыннан” рубрикасында Минзәлә, Чүриле, Арча районнары һәм В.И.Ленин исемендәге китапханәдәге яңалыклар белән таныштыралар. Шул ук санда газетада рәсем дә урнаштырыла. Рәсемдә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе сынчы Садри Ахун Габдулла Тукайның бюстен ясаган вакыты күрсәтелә. Газетаның 24 апрель санында “Тукай көннәре алдыннан” рубрикасында Тымытык, Шөгер, Киров районнарыннан яңалыклар бирелә. Шунда ук Габдулла Тукайның тууына 60 ел тулу көне уңае белән рус һәм татар телендә күп кенә яңа китаплар әзерләнүе хәбәр ителә. Газетада шуларның кайберләре белән таныштырып үтәләр. 16 июнь көнне шагыйрьгә багышланган тантаналы җыелыштан хәбәр бирелә һәм шунда ук Казан дәүләт университеты һәм педагогия институтының әдәбият факультеты студентларына һәм аспирантларына Тукай исемендәге степендия билгеләү турында хөкүмәт карары билгеләнүе хакында хәбәр урнаштырылган.

1947 елның 22 апрель көнендә газетада Тукай әсәрләренең академик басмасының икенче томы әзерләнүе хәбәр ителә. 2 томга Тукайның 1905-1913 кадәр язган әсәрләре кертелүе әйтелә. Бу материаллар үз вакытында “Фикер”, “Әлислах”, “Йолдыз”, “Кояш”, “Идел” газеталарында, “Әлгасрелҗәдит”, “Уклар”, “Яшен”, “Ялт-йолт” журналларында һәм аерым җыентыкларда басылган була. “Җыентыкны институтның фәнни сотруднигы иптәш Хисмәтуллин төзеде. Материалларны туплауда М.Гали, Г.Халит, М.Гайнуллин иптәшләр катнашты” дип язылган.

1948 елның 14 апрелендә Габдулла Тукайның үлүенә 35 ел тулу уңае белән Хәсән Хәйринең зур мәкаләсе шагыйрьнең фоторәсеме белән урнаштырылган. Шунда ук Мәхмүт Хөсәеннең “Тукай исән” дип аталган шигыре урын алган. Язучылар Союзында Тукайга багышланган чаралар хакында да мәгълүмат бирелә. “16 апрельдә искә алу кичәсе үткәрелә. Биредә шагыйрьнең иҗаты, тормыш һәм үсеш юлы турында Г.Халит доклады тыңланачак. Докладтан соң татар совет язучылар Г.Тукай турында истәлекләрен, аңа багышланган шигырьләрен һәм башка әсәрләрен укыячак”.

“Совет Татарстаны”ның 1951 елның 27 апрелендә “Габдулла Тукай” дип аталган күләмле язма шагыйрьнең фоторәсеме белән бирелгән. Аны филология фәннәре кандидаты Гали Халит әзерләгән. 1956 елның 26 апрель саны тулысынча шагыйрь иҗатына багышлана. Р.Башкуровның “Рус әдәбияты һәм Тукай”, “Китмибез” һәм “Эш” шигыреннән өзекләр китерелә. Шунда ук Роберт Әхмәтҗановның “Тукайга” дип аталган шигыре урын алган. Ибраһим Нуруллинның “Халык шагыйре” дип аталган күләмле мәкаләсе Тукайның фоторәсеме белән бирелгән. Бу елларда шагыйрь иҗатына зур урын бирелә башлый.

Шагыйрьнең йөз еллыгы Татарстанда киң масштабта үткәрелгән. Бу хакта “Социалистик Татарстан”ның 3 апрель санында ТАССР Министрлар Советы Председателенең беренче урынбасары М.Х.Хәсәнов сөйләгән. Бу уңайдан зур чаралар Казанда, Арча районының Яңа Кырлай авылында үткәрелгән. Фәннәр академиясендә конференцияләр оештырылган. Моннан тыш, татар яшәгән һәр җирдә китап бәйрәмнәре, театральләштерелгән тамашалар, әдәби-музыкаль кичә һәм башка чаралар үткәрелгән. Нәкъ шул елны Казанда Г.Тукай музее ачылган, Кырлайда мемориаль зона яңартылган. Фәнни даирә, әдипләр эзлекле рәвештә иҗади мирасын өйрәнү, китапларын чыгару мәсьәләләренә багышланган публицистик язмалар тәкъдим иткән. Мөхәммәт Мәһдиевнең “Шагыйрь үлде… Шагыйрь яши” (5 апрель,1986), Фоат Галимуллинның “Шагыйрьнең иҗтимагый йөзе” (23 апрель, 1986) язмалары әнә шундыйлардан. Газетаның 26 апрель санында Гәрәй Рәхим Тукайның 100 еллыгын бөтен төрки халыклар билгеләп үтүен хәбәр итә. Моңа дәлил итеп ул ЮНЕСКОның “1986-1987 елларда бөек кешеләр һәм тарихи вакыйгаларның еллыкларын бәйрәм итү” календарен китерә. Анда Г. Тукайга 100 яшь тулу да кертелгән. Бу сан тулысынча Г. Тукайга багышланган. Шигъри тәлгәшләр белән беррәттән Рашат Низамиевның “Давыл алдыннан” дигән документаль әсәреннән өзек, Сибгат Хәкимнең “Тукай нигезләре” публицистик язмасы урын алган.

1996 елда замандаш әдипләр язмаларыннан тыш, “Тукай китабы” дигән рубрика булдырылып, анда Г.Тукай әсәрләре биреп барылган. Бу елны төрки әдипләр чыгышларына да игътибар бирелгән: “Нинди бөек бу Тукай. Бары тик талантлы халык кына поэтик фикерләрнең шундый титанын, кешеләр йөрәгенең шундый гигантын тудыра ала”. (Н. Доможаков, хакас шагыйре, 20 апрель, 1996).

2003 елда Тукайның вафатына 90 ел тулган елны Тукай музее директоры Мөҗип Низамиев язмасы басылган. Ул беркадәр шагыйрьне кайсы елларда ничек искә алуларына анализ ясый һәм Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев сүзләре белән нәтиҗә ясый: “XX гасырда Тукай белән яшәдек, XXI гасырга аның белән атлап кердек”.

2006 елда Татарстанда Әдәбият һәм сәнгать елы игълан ителә. Әлеге нисбәттән дә Тукай иҗатына, аның исемен мәңгеләштерү проблемаларына багышланган язмалар шактый күренә. Проблемалы язмалардан Фоат Хәсәновныкын атап үтәргә була. Ул шагыйрь иҗатын һәм тормыш юлын тирәнрәк өйрәнергә кирәк дигән фикер җиткерә. 2013 елда Тукайның вафатына 100 ел тулу да билгеләп үтелде. Монда Тукай эзләрен барлау (“Әйләнечтән юлны ничек турыларга?” Риман Гыйлемханов, 10 апрель, 2013; “Тукай якташлары ничек яши?” Гөлинә Гыймадова, 16 март, 2013), аның маршрутын булдыру кебек проблемалар белән беррәттән укучылар Тукай премиясенең ваклануы турында да уйлана.

Вакытлы матбугатта Тукай темасы куелышын өйрәнүне эзлекле рәвештә дәвам ителә. Газета вакыт белән бергә атлаучы матбугат чарасы ул. Матбугат төпләнмәләреннән халыкның тормышы көзгедәге кебек күренеп тора. Монда чын мәгънәсендә шагыйрьгә карата мөнәсәбәтне билгеләргә була. Тукай шәхесенә караш төрлечә булган. Газетаның кайбер елларында, шул ук сугыш чоры төпләнмәләрендә дә  Тукай исеме күренми диярлек. Үзгәртеп кору елларыннан соң, шагыйрьгә карата игътибар арткан. Бу халыкның милли үзаңы уяну белән дә бәйле күренеш була. Соңгы вакытта Тукайга мөнәсәбәтле проблемалы язмалар да шактый күп күренә башлады. Шул ук вакытта вакытлы матбугатта Тукай темасына аның үлеме һәм тууына бәйле түгәрәк даталарда яки туган көннәрендә генә мөрәҗәгать итү ачык күренә. Бу татар милләтенең Тукайга мөнәсәбәтен чагылдыра кебек. Газета һәм журналларда Тукай темасын яктыртучы даими рубрикалар булдырырга кирәк дигән фикер кала. Соңгы вакытта Тукай премиясе алыр вакыт җиткәч кенә Тукай исеме газеталарда пәйда була. Монысы бигрәк тә аяныч. Шуңа да публицистларның бу хакта язган кискен-кискен язмалары да газетада басылып чыгуы да урынлы. Шул ук вакытта Язучылар берлегенә кергән өч йөздән артык язучы һәм шагыйрьнең ел дәвамында Тукайга карата язылган бер генә язмасы да матбугатта күренми.

“Ватаным Татарстан” газетасының архивын барлаганнан соң, вакытлы матбугатта Тукай темасының аерым урыны бар, дип әйтә алабыз. Татар басмасы Тукайга мөрәҗәгать итмичә кала алмый. Вакыт узган саен, без тарихта калган язмаларның никадәр әһәмиятле икәнен аңлыйбыз.

Рәсимә Галиева, КФУның татар журналистикасы кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты