Вакытны ничек җиткерергә?

Иң күнелле, онытылмаслык мизгелләрдән торган студент еллары бармак арасыннан аккан су кебек үтеп китә дигәннәрне күп тапкыр ишеткән идем. Үзем студент булганчы, ничек инде 4-5 уку елы шундый тиз, хәтта сизелмәслек итеп үтеп киткән дип аптырый идем. Ә быел үзем дә мәктәп белән хушлашып, Казан Федераль Университетының беренче курс студенты булдым.

Өр-яңа тирәлеккә килеп эләккәч, яңа тормышның байтак кына мәшәкатьләре өстемә «ишелеп төште». Аларның барысы белән дә йөзгә-йөз очрашып өлгермәсәк тә әле, берсе белән уку башыннан ук таныш. Нинди проблема инде ул дип сорыйсызмы? Вакыт җитмәү мәсьәләсе бу!

Чыннан да, уку көннәре шундый тиз үтә! Һәр көн яңа вакыйгалар, яңа танышулар, мәҗлесләр белән ташып тора. Студентлар башта дәресләрдә белем алалар, аннары соң сәнгати түгәрәкләргә ашыгалар, кич җиткәч дуслар белән дә очрашырга вакыт кирәк. Бүгенге көндә яшьләр өчен күңел ачу чаралары да ихтимал урында. Кич саен кызыклы кино, концертлар, танылган кешеләрнең иҗат кичәләре уздырыла. Ә тулай торакта яшәүчеләрнең буш вакытлары тагын да әзрәк. Өй мәшәкатьләренең барысы үзләренең җилкәләрендә бит. Шулай да, алар да бүтәннәрдән калышмыйлар.

Кайбер вакытта, таулар күчерер идем үзем дә, ә барысын ахырына кадәр җиткерергә өлгермичә калам. Каян табырга соң ул шулкадәр кадерле сәгатьләрне? Вакытны ничек җиткерергә? Шушы сорауларны мин Казан федеральуниверситетының студентларына биреп карадым. Аларның күбесе бер тавыштан вакытның беркайчан да җитмәве турында сөйлиләр. Студентлар уйлавынча, уку көннең төрле вакытларына бүленгән. Шушы сәбәпле көннең күп элеше дәрес көтеп уза. Моңа да карамастан, алар күңелсезләнмиләр. Вакыт җитмәү проблемасын чишү өчен беренче курс студентларына киңәшләрен бирделәр.

2 курс студенткасы, Сабина Ахмедова:

-Минемчә, иң мөһиме үзеңнең вакытыңны дөрес итеп бүлергә кирәк. Максатларыңны һәм өстенлекләрне билгеләп кенә көн тәртибен саклап калып була. Шушы очракта гына буш сәгатьләр барлыкка килә.

3 курс студенткасы, Анастасия Федотова:

-Барысына да өлгерер өчен әзрәк йокларга кирәк, ләкин йокы ул тормышның үзе бер рәхәте, шуңа күрә эшләреңне алданрак эшләп куерга тырышыгыз.

4 курс студенты, Ибрагим Камалов:

-Әлбәттә, уку бик тә әһәмиятле, ләкин моның белән генә чикләнеп калмаска кирәк. Ял итүгә дә вакыт таба бел. 8 сәгатьтән артык йоклама. Студент тормышыннан ләззәт алып калырга өлгер.

Шулай итеп, мин бер генә нәтиҗәгә киләм: вакытны туктатып торып булмый. Аның кадерен белеп, һәр көннең тәмен татып яшәргә генә кала!