Вакытыгызны әрәмгә үткәрмәс өчен 3 киңәш

Вакыт – ул кешенең иң зур ресурсы. Ни өчен дигәндә, вакытны кире кайтарып булмый, елдан-ел ул тизрәк үтә. Кызганыч, без вакытның кадерен кайвакыт бик соң аңлый башлыйбыз. Хәзерге заман үзенекен таләп итә – шәһәр ритмы бик кызу, артыннан өлгер генә. Без гел “вакытым җитми” дип зарланабыз. Ә сәбәбе нидә соң?

Журналда бер мәзәк укыдым:

—  “Вакытны кайдан табарга” дигән китап сатып алдым,  – ди берәү.

— Я, ничек, булышамы, —  дип сорадылар аннан.

— Белмим, әле укырга вакыт тапмадым,  — дип җавап биргән теге.

Бер яктан көлке, икенче яктан моңсу. Үз-үзеңне изоляцияләү выкытында кешеләр ике төргә бүленде. Аларның бер өлеше үзләренә ниндидер яңа һөнәр алып, алга таба киттеләр, ә икенче өлеше вакытны юкка уздырып, зарлану ягын карадылар. Ни өчен шулай икән соң?

Беркем өчен сер түгелдер, бу дисциплина ягы. Без эшкә, яки укуга йөргән чакта, ничек тә булса куелган “дедлайннарга” таянабыз.

Ә хәзер исә, өстендә торучы булмаган чакта, үз-үзеңне кулга алу кайвакыт кыен була. Ләкин, “тырышкан табар” диләр бит. Мин дә, ялкаулыкка бирелмим әле, дип, үз үземә берничә булыша торган ысул таптым. Бәлки, бу ысуллар кемгәдер ярап куяр менә алар.

Кулыма эшкә йөртә торган көндәлегемне алдым. Ул бик уңайлы, һәр бите көннәргә бүленгән. Алай гына да түгел, битләрнең юллары сәгатьләргә бүленгән. Кичтән мин алдагы көнгә планнарны сәгатьләп бүлеп куям. Мәсәлән:

8:00 – тору

8:30 – иртәнге аш әзерләү, ашау

9:30 – физик күнегүләр

10:00 – диплом эшен карау

12:00 – көндезге аш әзерләү

13:00 – көндезге аш

14:00 – урамга чыгып саф һава сулау

15:00 – Дәүләт имтиханнары сорауларын карау

17:00 – кичке аш әзерләү

18:00 – кичке аш

19:00 – эш буенча яңа китап уку

21:00 – фильм

22:30 – йокыга эзерләнү

Әйе, карантин вакытында көн төрле төсләр белән ялтырап тормый, ләкин минем өчен һәрбер көн төрле. Көн дә вак-төяк эшләр килеп чыга, аларны язып истә тотмасаң, алар көн дә өелеп, җыелып кала. Дөрес, үз-үзеңә дә вакыт калдырыга кирәк, эш белән ял итү вакытын дөрес бүлү бик мөһим.

Әгәр дә, сезгә электрон вариант якынрак икән, телефоныгызга “Планнер” дигән кушымта урнаштыра аласыз. Ул да бик уңайлы, чөнки сез анда мөһим эшләр турында хәбәр итү режимын куя аласыз. Ул очракта, эшкә тотынырга вакыт җитүгә, сез хәбәр алачаксыз.

Икенче бик мөһим әйбер – безнең бик күп вакытны социаль челтәрләр алып тора. Шул ук инстаграмны биш минутка дип ачсаң, күпме вакыт үткәнен дә сизмисең. Шуңа күрә, мин «Инстаграм», «ВКонтакте» сыман кушымталарга чикле вакыт куйдым. Көн буена бу челтәрләрдә 30 минуттан артык утырган очракта, миңа хәбәр килә килә. Бу бик тә уңайлы!

Өченчесе – ниндидер мөһим эшкә тотынганда, телефонны читкә алып куям һәм тавышын сүндерәм. Ни өчен дигәндә, без ниндидер эшкә тотынган вакытта, баштагы нейроннар бер-берсе белән бәйләнешкә кереп, чылбыр булып сузылалар. Алар тоташып беткәч, кешенең продуктивлыгы киңәя, без эшли башлыйбыз. Ләкин, шул вакытта берәр әйбер сезнең игътибарыгызны  җәлеп итә икән, эш туктый. Шуңа күрә, бер эшкә тотынасыз икән – башка әйберләр читтә калып торуы мөһим.

Бу киңәшләр кемгәдер ярдәм итәр дип өметләнәм. Вакытыгызны берүк әрәмгә үткәрмәгез, дуслар!

Нурия Нургалиева. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникаөияләр югары мәктәбе студенты.

Фото: echokieva.com