Васил Гарифуллин: “Журналист – җәмгыять санитары”

19 нчы май – Татарстан матбугаты көне. Бу уңайдан КФУ Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбенең татар журналистикасы кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, галим Васил Гарифуллин белән әңгәмә кордык.

– Васил Заһитович, әлеге күркәм һөнәри бәйрәм өчен нигә 19 нчы май көне сайланган икән?

90 нчы еллар башына барып тоташа бу тарих. Совет матбугаты көне май башларында иде. Совет бәйрәмнәре белән бергә бу бәйрәм дә юкка чыкты. Ләкин журналистларның берлеге дә, аларның шушы бәйрәмгә булган ихтыяҗы да калды. Шуны истә тотып, журналистлар берлеге рәисе Римма Атлас кызы Ратникова һәм ул вакыттагы матбугат министры җитәкчеләре шушы көн турында уйлана башладылар һәм “Кайсы көнне нәкъ менә Татарстан журналистлары көненә тәгаенләсәк дөрес булыр икән” – дип, университет галимнәренә мөрәҗәгать иттеләр. Ул вакытта университетта эшләүче остазыбыз, күренекле журналистика тарихы белгече Розалина Нуруллинага мөрәҗәгать иттек. Ул шактый тәфсилле, журналистика чишмә башын анализлап зур гына фәнни мәкалә дә язып чыкты. Дөресен генә әйткәндә, журналистиканың чишмә башын бер генә көн белән тәгаенләп булмый. Анда күп даталарны әйтергә мөмкин булыр иде. Бүген дә күпләребез татар журналистикасының чишмә башы итеп әле Бакчасарайда чыккан “Тәрҗеманны” да исәпли. Аның әсәрләре казан татарлары тарафыннан иҗат ителгән, аны күпчелек казан татарлары алдырган, укыган, күбрәк безнең төбәк хәлләре яктыртылган. Аннары кулъязма газеталарыбыз да булган. Күп еллар Каюм Насыйри календарьлар чыгарган. Аларны да без журналистикабызның чишмә башы дип әйтәбез. “Нур” – беренче татар газетасы рәсми рәвештә Санкт-Петербургта 2 нче сентябрьдә чыга башлаган. Ул дата да бер вариант буларак каралган иде. Ә инде Розалина Мәрдановна менә шушы 19 нчы май көнен тәкъдим итте. Бу – Санкт-Петербургтагы хәрби гарнизон мулласы Гатаулла Баязитовка беренче татар газетасын бастырырга патша хакимияте тарафыннан рөхсәт бирелгән көн. Бәйрәм өчен 19 нчы майны сайлап алуның башка сәбәпләре дә бар. 19 нчы май – Пионерия көне иде, елның бик матур чагы. Шуңа күрә шушы датага тукталуны кирәк дип таптылар. Инде шактый гына еллар 19 нчы май – һөнәри бәйрәмебез булып тора.

– Васил Заһитович, үзегез журналистика белгече, галим буларак бүгенге матбугатыбызның хәленә карата үз бәягезне бирсәгез иде. 

Матбугатыбыз, шөкер, шактый бай, шактый тирән эчтәлекле. Географик яктан да бик киң: Татарстан, Россия белән генә дә чикләнми. Интернет, спутник аша тапшыру мөмкинлеге барлыкка килгәч, бөтен планетада татар тапшырулары, татар эчтәлеге җитәрлек. Бу яктан шактый алга китеш зур. Әлбәттә, беренче басмалар чыга башлаган чор белән чагыштырсак, ул вакытның үз өстенлеге. Тукай, Галиәсгар Камаллар, Фатих Әмирханнарһәм башка мәшһүр шәхесләребез милли журналистикабызның нигезен салып калдырганнар. Ул чор матбугаты бик бай булган. Шул ук махсуслашкан газета-журналлар күп булган. Әйтик, дини, сатирик матбугатның саны гына да дистәдән артып киткән. Хәтта безнең икътисади журналыбыз да булган. Ул нәкъ шул исемдә Самарада басылган. Бүген икътисад юнәлешендә махсуслашкан басмабыз юк та инде. Бу чорда махсуслашу көчле була. Аннан ул чор – революцияләр вакыты. Төрле фиркаләрнең матбугат органнары булган. Фикер төрлелеге көчле була. Шушы бай матбугатыбыз белән мактана да алабыз. Бүгенге белән чагыштырып карасак, үсәр өчен мөмкинлекләр дә бар. Шул ук махсуслашкан матбугат буенча ниндидер шүрлекләрне әле тутырып бетерәсе бар. Ләкин, икенче яктан, технологияләр үсеше белән бәйле рәвештә яңа төр мәгълүмат чаралары да киң үсеш алды. Бер үк редакциядә төрле эчтәлекне бирү мөмкинлеге: газеталар чыгаралар, тапшырулар эшлиләр, интернетта урнаштыралар. Бигрәк тә республикабыз районнарында шактый эшләп киттеләр хәзер. Эчтәлекне укучыга, аудиториягә җиткерү өчен бүген мөмкинлекләр күбрәк. Һәрхәлдә татар матбугаты кыенлыклар кичерсә дә, тиражлар кимесә дә басма матбугат ул бетмәс, чөнки сыйфатлы журналистика бар. Кешегә фикер йөртеп, уйланып укырга мәҗбүр итә торган журналистика бар һәм ул кәгазь вариантта бигрәк тә актив чыга. Проблемалар күп, әлбәттә. Әмма безнең матбугатның үзенә күрә бер зур вазыйфасы бар – милли мәгълүмат кырын тотып тору, милләтне берләштереп тору. Ул, бәлки, ниндидер оператив, криминал мәгълүмат җиткерүдә, журналист тикшерүләре үткәрүдә башкалар белән ярыша да алмыйдыр. Ләкин боларның барысыннан да өстен тора торган функциябез – милләтне берләштерү. Беренче чиратта милли тел, сөйләм культурасы саклана мәгълүмат чараларында. Мәгълүмат чаралары төрле кыйтгаларга сибелеп яшәүче берләштерә торган моҗизаи көч. Әгәр мәгълүмат чараларыбыз бар, яши икән, димәк, милләтебез дә яши.

– Үзегез искәрткән проблемаларны хәл итүнең нинди юлларын күрсәтер идегез?

Тормыш милли журналистиканы да үзгәрергә мәҗбүр итә. Бүген республика басмасы булган очракта да газета-журналларыбызның тиражы зур түгел 4-5 мең, күп булса – 10. Ләкин алар интернетта үз потенциаль аудиторияләрен булдырырга омтылалар. Үзләренең сайтларын бик актив алып баручылар бар. Хәтта кызык әйбер бар: оператив чыгып килә торган газеталарга караганда, журналларның сайтлары оперативрак эшли. Газета оператив мәгълүмат җиткерүдә төп көчне кәгазь вариантка бирә. Ә журналның тиз арада мәгълүмат җиткерү мөмкинлеге юк. Алар сайтларын яңартып баралар. Үзләренчә аудиторияне тотып торалар. Газетадан табып булмаган мәгълүматны да шушы журналларның сайтыннан бик тиз табарга мөмкин. Менә шушы юнәлештә үсүчеләр, минемчә, ота. Дөрес, кайберләре сайтны алып баруга җитди дә карап бетермиләр кебек. Журнал төгәл, матур чыкса да сайтта хаталы язмалар очратырга мөмкин. Аны техник хезмәткәр алып барырга мөмкин. Сайтны оператив яңартып торсалар да тел ягына игътибар җитми. Ә бит беренче чиратта бүген укучы журнал белән сайтлар аша, интернет битләре аша танышып бара. Моңа игътибар итәсе иде. Шунысын да әйтергә кирәк, бүген басма матбугат чаралары сайтта барлык техник мөмкинлекләрне дә файдаланырга тырышалар. Журналистларның блогларын, көндәлек язмаларын биреп баралар һәм үзара язма буенча гына да түгел, ә шушы вакыйга буенча фикер алышалар. Әйтик, “Казан утлары” – бер карасаң, әдәби журнал. Ләкин сайтларында кызыклы контент күп: шагыйрьләр үз шигырьләрен укып видеосын урнаштыра, әсәрләрнең текстлары белән дә, журнал дуслары алып бара торган блоглар белән дә танышырга мөмкин. Татар басма органнары шактый эзләнәләр һәм укучыларын югалтмаска тырышалар.

– Татар матбугаты интернетта күптән түгел генә яши башлады. Бүген күп кенә газета-журналларның кәгазь вариантны да, электрон вариантын да бер үк эчтәлек белән тулыландыруын күзәтергә мөмкин. Юкса, интернет теле белән газета теле икесе ике әйбер.

Бу әлеге эшкә формаль караудан да киләдер. Әлбәттә, интернетта кабул итүнең дә, материалларны урнаштыруның да үзенчәлекләре башка. Биредә дизайн, психология нигезләрен дә исәпкә алырга кирәк. Без дә кадрлар әзерли торган үзәк буларак эшләп бетермибездер. Дөрес, студентларны бу юнәлештә эшләргә өйрәтергә тырышабыз.

– Бүген техник алгарыш заманында яшибез. Кесә телефоныбызны гына алсак та анда нинди генә кушымталар юк. Социаль челтәрләр аерым игътибарга лаек. Мәсәлән, “Инстаграмда” кайбер вакыйгалардан турыдан-туры трансляция ясап була. Кыскасы, бүген һәркем журналист. Шушы заманда да сыйфатлы журналистиканы ничек саклап калырга?

Шундый кешеләр бар, үзе журналист түгел, ләкин аның блогына язылучылар саны дистәләрчә меңнән артып китә. Чөнки ул кызыксындыра, кызыклы темалар тәкъдим итә белә. Без аны гражданнар журналистикасы дип тә атыйбыз. Ул элеккеге предприятие-оешмалардан хәбәрләр җиткереп торучы эшче-хәбәрчеләрнең дәвамы инде һәм ул икенче формаларга кереп бара. Ләкин икенче яктан чын профессиональ журналистика да бар әле. Профессиональ журналистика башка төрләрдән шунысы белән аерыла, ул социаль җаваплылыкка ия. Син җитештергән рухи продукция, җиткергән фикереңнең дөреслеге өчен генә түгел, ә сыйфаты өчен дә җәмгыять алдында җавап бирәсең. Сыйфатлы журналистика булмаса, гражданлык журналистикасы да булмас иде. Сәнгатьне генә алсак та, бар югары сәнгать, бар җырчылар һәм җырлаучылар һәм аларга ияреп сәхнәгә чыгып һәм чыкмыйча җырлаучылар. Мин классик җыр сәнгате белән сыйфатлы журналистиканы тәңгәл куяр идем. Гражданлык журналистикасы белән шөгыльләнүчеләр, төрле кушымталар, блоглар аша үз фикерләрен җиткерүчеләр сыйфатлы журналистиканы үрнәк итеп алырга тиешләр. Менә шул вакытта мәгълүмат кыры да бербөтен булып җәмгыятьнең үсеше өчен тәэсир итәчәк дип әйтер идем мин.

– Җаваплылык дигәннән, медицина юнәлешендә укучылар Гиппократ анты бирә, ә журналистлар арасында мондый практика кулланылмыймы?

Мин аны кирәктер дип санамыйм. Чөнки беренчедән, конституция бар. Анда сүз, вөҗдан иреге гарантияләнә. Журналистларның эшчәнлеген көйли торган махсус законнар бар. РФнең “ГМЧ турындагы законы”, мәсәлән. Анда журналистның хокуклары гына түгел, бурычлары да билгеләнә. Каләм ияләренең үз әхлак кодекслары да бар. Әлбәттә, кодексны бозган өчен закон базган сыман сине беркем дә эзәрлекли алмый. Журналист ирекле булырга тиеш. Аны ниндидер антлар белән артык чикләргә ярамый. Журналистны мин җәмгыятьнең санитарына тиңләр идем. Чистартучы, анда булган әшәкелекләрне күрсәтеп биреп бетерергә тырышучы. Бездә кайчак журналистларны пиарщиклар белән бутыйлар. Журналистлар кайвакыт шушы юлга да кереп китәләр инде дөресен генә әйткәндә. Менә шуның белән без журналистиканың асылын югалтабыз. Журналист – ул җәмгыятькә, анда бара торган процессларга тәнкыйди карарга тиеш. Кайбер әхлак кодексларында җәмгыять мәнфәгатьләрен кайгыртканда закон бозу да ярый диелә. Әлбәттә, закон бозмавың хәерле. Әмма җәмгыять мәнфәгатьләре беренче урында булырга тиеш.

– Бүген журналист булам дип кемнәр килә, өметле яшьләр бармы?

Бүген журналист булырга теләүчеләр күп, әлбәттә. Ул һәрвакыт алгы сызыкта бара, зәңгәр эраннар да үзенә тарта. Әлеге теләкне тормышка ашыруда кыенлыклар да бар. Беренчедән, бердәм дәүләт имтиханын сайлаган вакытта ул рус әдәбиятын сайларга тиеш. Шактый кыен имтихан, ул мәҗбүри түгел, сайлап алырга кирәк. Аны милли мәктәпләрдә, район үзәкләрендә сайларга тырышмыйлар.Чөнки ул – универсаль имтихан да түгел. Аны тапшырып төрле юнәлешләргә укырга кереп булмый. Универсаль имтихан булып санала торган җәмгыять белеме безгә БДИ буларак туры килми. Татар мәктәбендә укып, рус әдәбиятыннан БДИ бирү мәктәп укучысы өчен шактый проблема. Шушы зур киртә аркасында потенциаль абитуриентлар саны кими. Үзебездә уза торган иҗат имтиханы бар әле. Ул да 100 балл белән бәяләнә торган шактый авыр сынау. Күпчелек балаларның мәктәпне тәмамлаганда гына журналист булырга теләкләре уяна һәм алар бу сынауны авыррак уза. Өченче киртә – журналистика буенча бюджет урыннары елдан-ел кимү. Быел татар журналистикасы юнәлешенә нибары 4 урын калдырылды. Бу җиде миллионлы татар халкы өчен журналистлар әзерләгәндә 4 урын бик аз. Ә университетта бер төркемдә укучылар саны 25 булырга тиеш. Безгә индивидуаль рәвештә иҗат юнәлеше буларак беркадәр чигенеш ясыйлар – 12 кешелек төркем ясарга ярый. Ләкин аның өчен дә кемдер түләп укырга тиеш. Ә авыл җирендә яшәүчеләрнең күпчелеге баласы өчен мондый мөмкинлекне тудыра алмый. Менә шундый ясалма киртәләр милли кадрлар әзерләүгә комачаулый. Шуңа да карамастан, абитуриентларыбыз арасында да шактый журналистикага сәләтле укучылар күренә. Без алар белән төрле конкурслар вакытында танышабыз. Андый конкурсларны үзебез дә үткәрергә тырышабыз. Әйтик, Язучылар берлеге, Мәгариф министрылыгы һәм университетыбыз белән берлектә үткәрелә торган “Илһам” яшь язучылар конкурсында “Журналистика” номинациясе юк иде. Ул быел өстәлде. Районнарга чыгып укучыларның эшләре белән танышканнан соң шактый кызыклы шәхесләр килеп чыкты. Өметле яшьләр күп. Андый конкурсларны кафедра каршында үзебез дә үткәрәбез. “Алтын каләм” конкурсы аерым игътибарга лаек. Менә шундый конкурслар аша шактый өлгереп, җитлегеп килүчеләр бар безгә.

– Васил Заһитович, укытучыларны максатчан әзерли торган төрле дәүләт программалары бар. Журналистлар өчен дә андый мөмкинлек каралмаганмы?

Хәтергә 2000 нче еллар башы килеп төште. 2002 елда журналистика факультеты деканы булып сайлангач без җитәкче дәүләт органнарына мөрәҗәгать иттек, әлеге мәсьәләне күтәреп чыгуларын сорадык. 2003 елда Дәүләт Советында милли журналист кадрлары әзерләү буенча махсус парламент тыңлаулары булды. Тәкъдимнәрне исәпкә алып, Дәүләт Советы бюджетына беренче укылышына кадрлар әзерләү өчен дип махсус сумма да кертеп куйдылар 2004 нче елга. Ләкин икенче укылышта төшеп калды. Безгә Татарстан федераль университетны финанслый алмый дип аңлаттылар. Шуның белән бу мәсьәлә туктап калды. Ләкин без аны гел күтәреп, сөйләп киләбез. Татмедиада еллык коллегияләр вакытында Татарстан өчен махсус телевидение, радио, басма, район матбугатына дип максатчан журналистлар әзерләнә башлар дигән бик матур сүзләр ишетәбез. Без моңа әзер, әлбәттә.  Ләкин, ни кызганыч, һаман да тормышка ашмый килә әлеге идея. Мин уйлыйм шунсыз мөмкин түгел, чөнки без кадрларны беренче чиратта Татарстан өчен, татар милләте өчен әзерлибез. Шуларны исәпкә алып журналистик кадрлар әзерләүгә Татарстан үзенең бераз гына булса да үз өлешен кертергә тиеш дип уйлыйм мин.

– Соңгы вакытта мәгариф өлкәсендә дә зур үзгәрешләр бара. Хәзер һәр җирдә кадрларны ике баскычлы система буенча әзерлиләр. Бакалавриат һәм магистратура баскычларына күчү журналистик белем бирүдә чагылыш таптымы?

Ул журналистлар әзерләү өчен кулай вариант. Еш кына һөнәри журналистикада эшләүчеләр теге яки бу өлкәне тирәнтен белмиләр дигән дәгъвалар ишетергә туры килә. Икътисад өлкәсен яктырта икән, ул өлкәне журналист белеп бетерми һәм башкалар. Һәр өлкәнең үз белгече яхшырак языр иде дә бит. Бу уңайдан ике баскычлы укыту бакалавриат һәм магистратура системасы буенча журналистларны дөрес итеп әзерләүгә бик нык ярдәм итә. Магистратурага башка төрле белгечлек ияләре дә керә ала. Әйтик, бакалавриатны ул юриспруденция, хокук өлкәсендә үзләштергән һәм ул яза, иҗат итә, ә журналистика белеме юк ди. Аңа иҗат ягыннан үзенең белемен тулыландырырга кирәк, андый кешеләр бездә укый ала. Фундаменталь белемнәрне бер өлкәдә алып аны журналистикада кулланырга тырышучылар өчен бакалавриат-магистратура системасы бик уңайлы. Ниятебез бу өлкәне үстерегә. Бүген институтыбызда 10 төрле магистратура программасы эшли: татар иҗтимагый-сәяси журналистикасы сәнгать темасы белән кызыксынучылар өчен арт-журналистика, телевидение яки интернет белән бәйле һ.б.

– Берничә ел элек кенә универсаль журналистларга ихтыяҗ зур иде. Ә бүген махсуслашуга йөз тоткан кебек. Бүген нинди журналистларга ихтыяҗ күбрәк соң?

Алар бер-берсенә каршы килми. Журналистика бик киң өлкә. Анда универсаль журналистлар таләп итә торган сфералар да бар. Әйтик, хәбәри журналистикада эшләүчеләр берничек тә махсуслаша алмый. Чөнки аңа бүген мәдәният темасын яктыртырга кирәк, ә иртәгә медициананы. Монда ситуацияне тирәнтен белү дә таләп ителми. Ул бит вакыйга турында гына хәбәр итә. Ә бар журналистиканың тирән белемнәр таләп итә торган өлкәләре дә бар. Мәсәлән, медицина журналында эшлисең икән, шул өлкәне тирән белүең кирәк. Бүген тематик яктан гына түгел, ә техник яктан да универсаль журналистлар кирәк. Кеше техник мөмкинлекләрдән чыгып, басма, аудио-видео форматларда эшли алсын. Соңгы арада татар журналистикасында да көчле махсуслашу сизелә. Шуңа күрә махсуслашкан журналистлар да бик кирәкле бүген.

– Казан федераль университетында татар журналистларын әзерли торган татар журналистикасы кафедрасы эшләп килү бик сөенечле бүген. Безне аның алдагы язмышы да кызыксындыра.

Чирек гасырдан артык матур гына кафедрабыз эшләп килә. Аның төп максаты – милли журналистик кадрлар әзерләү. Ул студентлар өчен дәреслек-ярдәмлекләр дә чыгара, шушы студентларның практикалары белән дә җитәкчелек итә. Кызганычка, соңгы елларда әйтелгән сәбәпләр аркасында шушы юнәлештә укучылар саны кими. Элек без 20-25 студентны алып укыта идек көндезге бүлектә. Ә студентлар саны кимү укытучыларның сәгатьләр саны кимүгә китерә. Ә бу инде үзенә күрә кадрлар кыскартылуы дигән сүз. Без алга карап студентлар саны арта, яңа юнәлешләр кирәк дип мактана алмыйбыз. Безгә инде булган кадрлар потенциалын сакларга тырышырга кирәк. Гәрчә яшьләргә үсү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Журналистика буенча аспирантура бар, соңгы елларда 20ләп кеше аны уңышлы гына тәмамлап кандидатлык диссертациясе дә якладылар. Шушы диссертацияләрне яклау өчен кандидатлык кына түгел, ә докторлык советы да бар. Без турыдан-туры үзебездә шушы өлкә буенча докторлар һәм профессорлар әзерли алабыз. Мондый тәмамланган цикл Идел буенда бердәнбер, ул бик сирәк күренеш. Безгә читтән килеп күп фәнни хезмәтләр яклыйлар. Хәтта соңгы елларда чит илләрдән – Казахстан, Мисыр, Йәмән республикаларыннан һәм башка төбәкләрдән килеп яклаучылар да күп булды. Казан журналистика фәнни мәктәбенең даны еракларга таралган.

– Васил Заһитович, белүебезчә, 2017 елда Казан университетында журналистик белем бирүгә 55 ел тула икән һәм шул уңайдан КФУда журналистика елы игълан ителде. Моның әһәмиятен нидә күрәсез бу татар журналистикасына ничек йогынты ясар икән?

Бу үзенә күрә символик та инде. Безгә игътибар күбрәк бирелә дигәнне аңлата. Чыннан да быел юбилей елы уңаеннан бик күп чаралар, төрле конференцияләр, очрашулар уздырабыз. Очрашулар бик тә кызыклы уза. Бөтен Россиягә, дөньяга танылган шәхесләр килеп мастер-класс үткәрәләр. Күптән түгел генә бездә кунакта Николай Басков булды, җырчылар белән журналистлар ничек эшләргә тиеш дигән темага сөйләшү үткәрде, татарча җыр башкарды. Әле бик күп планлаштырган очрашулар байтак. Тиздән Сергей Брилевны көтәбез. Студентларга алар белән очрашу үзенә күрә бер зур мәктәп. Болар барысы дңа шушы юбилей елы кысаларында. Әле төрле конкурслар, журналистика проблемалары буенча 2 Халыкара конференция планлаштырыллган. Читтән килгән кунаклар белән милли журналистиканың үсеш проблемаларын уртага салып сөйләшербез дип торабыз. Бүген Матбугат көне уңаеннан университеттагы иң матур аудиторияләрнең берсенә элеккеге журналистика факультеты деканы, остазыбыз Флорид Әгъзамов исемен бирдек. Узган ел 19 нчы майда шундый бер чара уздырган идек – Флорид аганың торган йортына мемориаль такта куйдык. Университеттан чыккан бик күп шәхесләрнең сирәге генә мондый игътибарга лаек бүген. Бу эш дәвам итәчәк, чөнки факультетыбызга нигез салучы, журналистика белеменең башында торучылар И.Г. Пехтелев, Л.Г.Юдкевич, Гази Кашшаф исемнәрен мәңгеләштерәсебез бар.

– Студентлар арасында Сез атап киткән шәхесләрнең мирасларын өйрәнүчеләр бармы?

Кызганыч, студентлар тарихны өйрәнүгә бик атлыгып тормыйлар. Журналистика белем бирү өлкәсе белән дә, татар журналистикасы тарихы өлкәсе белән дә шундый ук хәл. Татар журналистикасы тарихын өйрәнү дигәннән, ул, әлбәттә, кыен, чөнки революциягә кадәр һәм аннан соң байтак еллар чыккан газеталарның барысы да гарәп шрифтендә. Ул зур тырышлык һәм максатчанлык сорый торган шөгыль. Бик сирәк студентлар алына андый эшкә. Ә бит безнең шушы көнгә кадәр укылмаган, өйрәнелмәгән басмаларыбыз, авторларыбыз бар. Аларның исемнәрен барлап чыгып тулы канлы журналистикабызның тарихын язарга кирәк. Ул академик рәвештә, саллы итеп журналистика тарихы бөтенләй язылмаган. Бу өйрәнү кыенлыгы белән дә, студентларның теләп алынмавы белән дә бәйле. Кафедра алдында торган бурычларның берсе – татар журналистикасы кафедрасы тарихын өйрәнү. Минем ул күптәнге хыялым, ничектер бу эшкә кул җитеп бетми. Юкса, остазларыбыз тарафыннан да аның шактый өлеше эшләнгән, тарихның шактый битләре ачылган, ачылмаганы да шактый. Минем әйтеп килә торган бер фикерем бар: татар журналистикасын һәм гомумән, төбәк журналистикасын өйрәнә торган фәнни үзәк тә булырга тиеш. Ул университет һәм Фәннәр академиясе белән берлектә эшләргә тиештер, бәлки. Безнең бит телне, әдәбиятны, тарихны, сәнгатьне өйрәнә торган фәнни үзәкләребез бар. Журналистиканы шул ук әдәбият, тел белән чагыштырып карасак, җәмгыятькә ясаган йогынтысы шактый зур. Аны ничек өйрәнмәскә, фаразлар ясамаска мөмкин?! Фән ягыннан бу өлкәгә, кызганыч, игътибар ителми. Шул ук интернет, блоглар, социаль челтәрләр белән бәйле кызыклы процесслар бара. Нәтиҗәдә уңайсыз ситуацияләр килеп чыга, җәмгыять өчен кирәкмәгән идеалогияләр үтеп керә, революцияләр ясала… Аны уртага салып фәнни сөйләшүләр, очрашулар уздырсаң, фәнни хезмәтләр, китаплар язылса һәм шуны җайга сала торган үзәк булса ул безнең республика өчен дә файдалы булыр иде.

– Васил Заһитович, әңгәмәбез ахырында шушы уртак бәйрәм – чөнки һәркем газета укый, радио тыңлый, телевизор карый – белән котлап китсәгез иде.

Без инде телибезме, теләмибезме шушы журналистика дөньясында яшибез. Барыгызны да шушы бәйрәм белән! Журналистикабыз яшәсә – милләтебез дә яшәр. Шуңа күрә бергәләп үзебезнең матбугат чараларын саклыйк, яклыйк, үстерик. Ул чакта әле без яшәрбез.