Венаның Интеллектуаль интеграцияләр III институты КФУда кунакта 

КФУның Алабуга институтында Венаның Интеллектуаль интеграцияләр III институтыннан вәкилләр булдылар.  
Вузлар арасында хезмәттәшлек Алабуга институты тормышка ашыра торган зур проектлар — Мәктәп укытучыларының халыкара фестивале һәм Мәхмүтов укулары нәтиҗәсендә ирешелгән. 

Австрия институтыннан вәкил буларак профессор, Интеллектуаль интеграцияләр институты башкарма директоры Оскар Рябов һәм психология фәннәре докторы, профессор, халыкара фән һәм мәгариф программалары директоры Ирина Сибгатуллина булдылар.

Очрашуның максаты академик мобильлек, масштаблы проектларны тормышка ашыру, Россия тарихына, рус әдәбиятына кызыксыну уяту.КФУның Алабуга институты директоры Елена Мерзон коллегаларына вузның мәдәни-белем бирү һәм фәнни потенциалын тәкъдим итте.

Кунаклар шулай ук «Буревестник» спорт-сәламәтләндерү лагере белән таныштылар. Базаның материаль-техник базасын югары бәяләделәр. Биредә каникул вакытларында ял итүче сәләтле балалар өчен математика, программалаштыру, инглиз теле, спорт турнирлары һәм иҗади кичәләрдән тыш Алабуганың музей комплексларына барулар һәм аның тарихы белән танышулар да оештырыла.

«Буревестник» ел буе мәктәп укучыларын һәм студентларны гына кабул итеп калмыйча, уку, спорт, иҗат өчен яхшы мәйдан булып тора. Биредә булачак укытучылар өчен Җәйге педагогик мәктәп уза. Алар бу профессиядә эшләүче кешеләр белән тәҗрибә алмашалар.

Шунысы мәгълүм, Алабуга инстиуты һәм Вена институтының уртак масштаблы проекты булып, «Буревестник» базасында тормышка ашырылачак рус теле курслары булачак.

Очрашуга йомгак ясап, Оскар Раифович һәм Ирина Фагимовна Алабуга институтының потенциалын алдагы хезмәттәшлеккә яхшы йогынты ясаячагын билгеләп уздылар.