Венера Кәримуллина: «Укытучы эше — бер актер спектакле»

Туган елы: 30.10.1997

Нинди үрләр яулаган дип сорасагыз…:

“День первокурсника” (2015 ел) — 1 урын, гала-концертта алып баручы; КФУның беренче курслар фестивалендә КВН — 1 урын, иң яхшы актриса «Сәләт» лигасы чемпионы КВН «Шырпы» командасы составында «АНИ» командасы составында Студентлар лигасы чемпионы Республика КВН лигасы — фестивальнең Гран-При ияләре, 2017 ел Республика буенча студентлар язында: “СТЭМ на колесах” коллективы составында 2017 ел – 2 нче урын, 2018 ел – 2 нче урын, Саратов шәһәрендә «Игры в театр» номинациясендә “СТЭМ на колесах” коллективы составында 1 нче урын, иң яхшы хатын-кыз роле иясе Туапсе шәһәрендә үткәрелгән Россия студентлар марафонында – ЧГК буенча КФУның җыелма командасы белән – 2 нче урын, “Кубок юмора” – АНИ командасы составында – 2 нче урын Тургенев Фестивале, Санкт-Петербург шәһәрендә бөтендөнья театрлары буенча беренче өчлектә.

-Венера,  КФУның бөтен «тусня»сында син: университет кичәләрендә алып баручы, спектакль афишасында — син, КВНны ачсаң, анда да — син… Ничек шулай барысына да өлгереп була ул? 

— Сәлам, Илсинә. Кая инде, бөтен “тусня”сында ук түгел… Дүрттән бер өлешендә генә дип әйтеп була. Мин әле чигә дә беләм (кот Матроскин кебек).(Көлә). Минемчә, әгәр дә синең эшең күп икән, вакытың тыгыз планлаштырылган була һәм ул сине дисциплинага өйрәтә. Дисциплинасыз бернәрсәгә дә өлгереп булмый.

— Күп конкурсларда, фестивальләрдә дә катнашасың. Күпкырлы шәхес син. Үзүсеш өчен ниләр эшлисең?

— Мин бу очракта әниемә һәм дусларыма бик рәхмәтлемен. Вакытында дөрес тәрбия алып, шаян һәм тапкыр, әдәпле, максатчан кешеләр казанында кайнап китүем, алар белән илһамланып, үрнәк алып бергә эшләү мине бик үстерде.

— Шулай ук син балалар белән дә эшлисең икән. КВН уйнарга өйрәтәсең, менталь арифметика белән шөгыльләнәсең. Укытучы һөнәрен нигә сайларга булдың? Син бит коеп куйган актриса!

— Балалар —  ул безнең дәвамыбыз, алмашыбыз, киләчәгебез! Безнең максат аларга дөрес юл күрсәтү. Әдәплелек, дуслык, зәвык, хөрмәт, тапкырлык сыйфатларын аларда тәрбияләү өчен син үзең дә төшеп калганнардан булырга тиеш түгелсең. Шуңа булган мөмкинлекләрдән файдаланып, яңа күнекмәләр үзләштерергә тырышабыз. Ә актерлык ул беркая да китми. Миңа ошаган бер гайбарә бар: «Укытучы эше — бер актер спектакле». Димәк, балалар алдында перфоманс күрсәтәсең, дәрес алдыннан репетиция ясыйсың, тышкы кыяфәтеңне карыйсың. Нәрсәсе театр түгел?!

— КФУ куйган спектакльдә сине Ася ролендә күрдек. Бу роль белән синең охшашлык бармы, чөнки син аны шундый саф, чын итеп уйнадың.

-Асяны уйнарга мин бик шат идем! Бик зур рәхмәтлемен спектакльне куйган режиссерыбыз Ләйсән Хәбировнага! Якын таныш булмасак та, бер күрешүдә ул бездә охшашлык табып, әлеге рольне миңа тәкъдим итте. Эмоциональ, үпкәчел, тик тиз арада үпкәсен оныта торган, тирән фикерләүче кыз бала инде ул Ася.

— Син бик иҗади кеше. Кешеләргә дә энергия таратасың. Синең дә илһам югалган чакларың буладыр … 

— Илһамым чишмәсе башында әни белән бабаем торалар. Минем һәрвакыт аларга охшыйсым килә иде. Шулай ук эш, нәтиҗә, процесс илһамландыра. Аеруча планлаштырган эшең яхшы гына итеп тормышка ашса… Тагын да биегрәк таулар күчерә алырлык көч барлыкка килә.

— КВН турында… Сез бит командагыз белән республика дәрәҗәсенә ирештегез: «Ани» командасының тарихы ничек башланды..?

-“АНИ” КВН командасы 2015 елда беренче курслар фестивалендә үзенең беренче чыгышын тәкъдим итте. Шуннан башланды да инде. Чаллыда үтә торган татар лигасында, КФУның КВН фестивалендә 1 урын һәм «Иң оста актриса» номинациясен алдык, Студентлар лигасының чемпионнары булдык, республикакүләм лиганың финалына беренче урын белән чыктык, фестивалендә гран-при алдык. Хикмәт нидә, нигә шулай «прет» дип сорасагыз? «Без сәхнәдә ничек, тормышта да шундый ук дуслар, сәхнәдә дә үзебезне генә уйныйбыз,» — дип әйтә алам. Бер береңә ышанып, ярдәм итеп яши идек.

— Ә “АНИ” исеме нәрсәне аңлата?

— Монысы сер булып калсын.

— Ә шулай да университетта актив студентларга нинди мөмкинлекләр ачыла?

— Аллага шөкер, Федераль университет актив студентларга һәрдаим ярдәм күрсәтеп тора. Деканаттан имтиханга кушыла торган баллардан алып, югары степендиягә кадәр. Шулай ук бик мөһим әйбер ул — репетиция урыннары. Аларга да безнең КФУ бик бай.

— Хәзер күп кенә студент активлыктан куркып утыра, андыйларга, нинди киңәш бирер идең? Уңыш серең белән бүлешә аласыңмы?

— “Да харош”! Кайчан мондый мөмкинлекне эләктереп булыр тагын! Яшьлегегезне юкка исраф итмәгез! Вакытыгызны файдалы итеп үткәрү ул бит үзе бер бәхет! Күпме кешеләр белән танышасың, гомерлек дуслар табасың, җитмәсә үзегезгә тиң булган сөйгән ярыйңны да нәкъ менә төрле чараларда табып куерсыз, бәлки. Бары тик ялкауланмаска гына!

Венера кебе яшьләр булганда ялкауланып яту килешми лә! Җиң сызганып эшли башлыйсың. Горурлык бит! Ике куянның койрыгын беръюлы тотып булмый диләр, ә Венера булдырган!

Илсинә ТИМЕРОВА. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.

Фотолар Венера Кәримуллинаның шгәхси архивыннан.