VIFTE халыкара экспертлары КФУда педагогларның әзерлек дәрәҗәсен бәяләде

АКШ, Бөекбритания һәм Германия галимнәре югары уку йорты җитәкчелеге укытучыларны әзерләү өлкәсендәге 10 ел дәвамында булган үзгәрешләргә бәя бирде.

Быел Казан федераль университеты яңа виртуаль форматта уздыра торган педагогика белеме буенча VIFTE VI Халыкара форумы башланыр алдыннан, короновирус пандемиясе шартларында башка илләрдән хезмәттәшләре белән аралашырга мөмкинлек биргән өчен  чакырылган катнашучылардан вуз җитәкчелеге адресына рәхмәт хатлары килде.

Бөекбритания, Германия, АКШ университетлары галимнәре хатларда  КФУ җитәкчелегенә дистанцион форматта педагогик белем бирү өлкәсендә әйдәп баручы Россия һәм чит ил галимнәре тикшеренүләре нәтиҗәләрен тикшерү һәм алга җибәрү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдереп кенә калмыйча, университетта укытучыларны әзерләү өлкәсендә 10 ел дәвамында барган үзгәрешләргә үз бәясен дә бирә.

2015 елдан бирле КФУ белән хезмәттәшлек итүче Conation Technologies Limited (Бөекбритания) профессоры Ник Рашби КФУның психологик-педагогик белем бирү өлкәсендә һичшиксез лидер булуын билгеләп үтә: биредә уздырыла торган тикшеренүләр бөтен дөньяда югары бәяләнә. Бу сүзләр 2020 елда КФУның “мәгариф” предметы өлкәсендә Times Higher Education халыкара рейтингында  йөз иң яхшы университет арасына керү фактын раслый. Бу Россиядә генә түгел, Көнчыгыш Европа һәм БДБ илләрендә дә иң яхшы күрсәткеч.

Россия һәм чит ил экспертлары бәяләвенчә, КФУның педагогик белем бирү системасы бу өлкәне модернизацияләүнең уңышлы локаль мисалы булып тора.

Педагогик белем бирү программалары буенча университетта 10 меңгә якын студент белем ала, бу КФУ студентларының 18%ын тәшкил итә. Ел саен югары уку йортыннан 2 000 студент педагог дипломын ала, шулардан 500гә якыны – татар телендә белем бирү программасы буенча. Моннан тыш, 10 меңнән артык практик укытучы ел саен квалификация күтәрү программалары аша уза, бу өзлексез педагогик белем бирүнең реаль системасын булдыруга ярдәм итә.

Россиядә педагогларны 48 профильле педагогик университет әзерли торган ситуациядә, ә илдә барлыгы 250дән артык  университет артык педагогик белем бирү белән шөгыльләнә, КФУ – МДУ һәм Югары икътисад мәктәбе белән бергә  Россиядә иң зур педагогик белем бирү  үзәкләренең берсе һәм иң яхшылар өчлегендә.

Дрезден Техник университетының Мәгариф институты профессоры Аксель Герман КФУда гамәлгә ашырыла торган “XXI гасыр укытучысы” стратегиясе уникаль, дип билгели:

«Укытучыларны әзерләү дә, белем бирүнең башка аспектлары да һәм шулай ук мәгариф системасы да берьюлы үзгәрә. Германиядә әлегә бу мөмкин түгел, чөнки бездә белем бирүне оештыруның принциплары бераз үзгә, әмма без нәкъ менә хәзер Дрезденда  безнең системаны үзгәртү өчен мөмкинлекләр эзлибез”.

Исегезгә төшерәбез, 2016 елдаКазан федераль университеты (психология һәм мәгариф институты) һәм Дрезден Техник университеты Мәгариф институтының мәктәп һәм һөнәри белем бирү өлкәсендә укытучылар әзерләү һәм тикшеренүләр үзәге арасында үзара аңлашу турында  имзаланган Меморандум кысаларында 2019 елда «педагогик белем» юнәлеше буенча яңа программа эшли башлады: «Белем бирү өлкәсендә Компаратив тикшеренүләр (Россия-Германия тикшеренүләре)» магистрлык программасы алдынгы ватан һәм чит ил технологияләрен исәпкә алып, инновацион белем бирү мохитендә укытуны күздә тота. Уку процессында магистрантлар Россия һәм Германиядә уртак педагогик экспериментлар үткәрәләр.

Рочестерск университы профессоры (University of Rochester, АКШ) Мартин Линч безнең университетта үткәрелә торган гамәли тикшеренүләрдә беренче ел гына катнашмый, һәм аның психология һәм мәгариф институты студентлары турында үз фикере барлыкка килде.

“КФУ студентлары турында алар бик тә эрудицияле, укыту дисциплиналарына зур кызыксыну белән аерылып торалар, материалны бик яхшы үзләштерәләр, дип әйтә алам. Сезнең укытучыларыгыз – экстра-класс профессионаллары, миңа эшләргә туры килгәннәр арасында иң яхшылары. Бигрәк тә мине аларның дөнья педагогика фәненең барлык яңалыклары турында белүе сокландыра, шуңа күрә аларның дөньяга карашы колачлап бетергесез диярлек. Гомумән, мин Россиянең иң борынгы югары уку йортларының берсе, бай фәнни казанышлар һәм укытуның данлы традицияләре булган Казан университетында эшләвемә бик шат”.

Чит ил экспертының бу фикерен статистика да раслый: КФУ бакалавриатның 88, магистратураның 44, аспирантураның 3, докторантураның 1; 109 квалификация күтәрү һәм һөнәри яңадан әзерләү программалары буенча педагогик белем алырга мөмкинлек бирә.

“Мәгариф” предмет өлкәсендә КФУның халыкара дәрәҗәгә чыгуы укытучыларны әзерләү программаларының конкурентлык сәләтен арттыруда чагылыш тапты. 2019 елның кабул итү кампаниясе нәтиҗәләре буенча “педагогик белем бирү” укыту юнәлешендә БДИ баллары югары булган абитуриентларда ихтыяҗ күбрәк булды.

2019 елның кабул итү нәтиҗәләре буенча педагогик белем бирү юнәлешләренә 2150 кеше укырга кергән, шул исәптән 740ы – Психология һәм мәгариф институтына. “Педагогик белем” юнәлешенә кабул ителүчеләрнең (ташлама булучылар һәм максатчан кабул ителүчеләр белән гомуми конкурс) уртача баллы  76,62 иде. БДИның иң югары урта баллары “педагогик белем” юнәлешендә бакалавриатның һәм белгечлекнең көндезге формасы буенча бюджет урыннарына укырга кергән абитуриентларда теркәлгән, – 82 балл.

КФУ психологик-педагогик юнәлешкә кабул итү сыйфаты буенча һәрвакыт илнең иң яхшы биш югары уку йорты арасына  керә. Мониторинг нәтиҗәләре буенча, педагог дипломы булган чыгарылыш студентларының  87% ы эшкә урнаша.

КФУда “Педагогик белем” юнәлеше конкурс югары уку йорты буенча уртача күрсәткечләрдән берничә мәртәбә артып киткән юнәлеш булды. Мәсәлән, филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «педагогик белем (әзерлекнең ике юнәлеше белән)” юнәлешенә конкурс бер урынга 44,47 кеше иде (15 бюджет урынына 667 гариза тапшырылган).

Югарыда әйтелгәннәрне Дублин университеты Җәмәгать фәннәре һәм  хокук көллияте мөгаллиме Конор Гэлвин да раслый. Ул берничә тапкыр КФУда булган һәм үз тәэсирләре белән уртаклашты:

“Институтлар кушылганнан соң Казан федераль университеты алган тәҗрибәне дөньяның бик аз вузлары кичерә! Педагогик белем бирү, укытучыны әзерләү бик мөһим, әмма белемнең мәктәптә булган проблемалар белән ни дәрәҗәдә бәйле булуы, укытучыларны әлеге проблемаларны хәл итәргә әзерләү аеруча мөһим. Минемчә, Казан университеты  педагогик белем бирү өлкәсендә Россиядә өстенлек үзәгенә әверелә.

Дилияр Алиму әзерләде. КФУ Журналистика һәм медиакоммникацияләр югары мәктәбе.