Википедия – ул без

8 ноябрь көнне Казан Федераль Университетында Россиядә Википедия сайтын булдыручылар белән очрашу узды. Килгән кунаклар инглиз телендәге сайтны ничек рус телендә булдырулары, бу эштә ясалган беренче адымнары турында сөйләделәр.

Очрашуда Россия Википедиясенә нигез салучыларның берсе —  Владимир Медейко да катнашты. Ул әйтүенчә, әлеге сайтка һәр теләгән кеше үз өлешен кертә ала. Бары тик сайтта регистрация ясарга, үз язмаңны урнаштырырга яки инде булган язмага төзәтмәләр кертергә кирәк, һәм менә син дә әлеге зур эшнең бер өлеше буласың. Владимир Медейко әйтүенчә, сайт булдыруда катнашкан бөтен кешеләр дә волонтерлар.

Очрашуда шулай ук Википедиянең Казан вәкиле Фәрхәт Фәткуллин да чыгыш ясады. Ул татар Википедиясе булдыру өстендә эшләр алып барылуы турында искәртте. Бу очракта да, күп эш интернет кулланучылардан тора. Син берәр төрле язманы татар яки башка телгә тәрҗемә итеп, яки үз язмаңны берничә телдә зәерләп сайтка элә аласың.

Студентлар әлеге эш белән кызыксындылар, килгән кунакларны төрле сораулар белән яудырдылар. Шул ук вакытта әлеге сайтның кул җитмәс биеклектә түгел, янда булуы, анда үз өлешеңне кертә алу мөмкинлеге аларга бик кулай тоелды.

Лилия ӘХМӘТГАЛИЕВА. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе студенты.