«Военная тайна» КФУ обсерваториясе турында сөйләячәк

Программа эфирга быелның маенда чыгачак.

КФУның В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясендә РЕН ТВ телеканалының «Военная тайна» тапшыруын төшерү узды. Сюжет Кояш системасының Казан университеты галимнәре үткәрә торган актуаль тикшеренүләренә багышланган.

«Военная тайна» телетапшыруының продюсеры Саманта Родригес әйтүенчә, Казан университеты бай тарихы һәм үз студентларына, укытучыларга һәм фәнни хезмәткәрләргә үзләрен тормышка ашыру өчен бирә торган зур мөмкинлекләре белән дан тота.

«Казан университетының тарихы бай. Вуз университетта эшләгән һәм мөһим фәнни ачышлар ясаган галимнәре белән билгеле. Бүген безнең бурыч — КФУ обсерваториясендә уздырыла торган актуаль фәнни тикшеренүләр турында сөйләү, космосны тикшерә торган аппаратларны күрсәтү, Җир һәм Кояш системасының башка планеталарын күзәтү”, — диде Саманта Родригес.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Астрономия обсерваториясендә югары уку йорты каршында булдырылган бердәнбер планетарий ачылган. Аның төп бурычы — кешеләрдә астрономия, космонавтика, фән һәм технологияләргә кызыксыну уяту.

«Мондый сюжетларны караганнан соң аудиториядә әлеге объектлар белән кызыксыну барлыкка килә, шуңа күрә төбәкнең туристлык җәлеп итүчәнлеген популярлаштыру мөһим. Татарстан истәлекле урыннарга бай, әмма шунысы аеруча мөһим: һәр урынның үз тарихы бар, аның турында сөйлисе килә», — диде продюсер.

Сюжетны РЕН ТВ федераль каналында быелның маенда күрсәтергә планлаштырыла.

Автор: Аделина Биккинина, фото: Александр Кузнецов