Вузларда бюдет урыннары артачак

Россиядә югары уку йортларында бюджет урыннары санын арттырачаклар. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык Юлламасында белдерде.

«Якындагы елларда мәктәпне тәмамлаучылар саны артачак. Шуны исәпкә алып, безгә түләүсез югары белем алуның тигез, гадел мөмкинлеген саклап калу мөһим. Шуңа бәйле рәвештә вузларда бюджет урыннары санын ел саен арттырырга тәкъдим итәм. Өстәвенә, бу урыннарны төбәк югары уку йортларына бирү өстенлекле тәртиптә булсын. Нәкъ менә бүгенге көндә табиблар, педагоглар, инженерлар җитми торган территорияләрдә», — диде дәүләт башлыгы.

Кабул итү саннарын арттырып кына калмыйча, бизнес һәм эш бирүчеләр катнашында төбәкләрдә югары уку йортлары һәм университетларны үстерү белән шөгыльләнергә кирәк, дип өстәде Россия Президенты.

«Хезмәт базары гел үзгәреп тора, яңа һөнәрләр барлыкка килә. Югары мәктәп сизгер булырга һәм ихтыяҗга җавап бирергә тиеш. Минемчә, студентларга 2нче курстан соң, шул исәптән катнаш һөнәрләрне дә кертеп, яңа юнәлешләр яки укыту программалары сайлау мөмкинлеген бирергә кирәк. Моны җайга салу гына түгел, ә эшләргә кирәк», — дип өстәде Владимир Путин.

2018 елда Татарстан югары уку йортларына 16 мең 531 бюджет урыны бүлеп бирелгән, шул исәптән дәүләтнеке булмаган югары уку йортлары өчен 120 урын каралган. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 5 процентка күбрәк. Бу хакта брифинг барышында ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.

Бюджет урыннарының күбесе мәгариф һәм педагогик фәннәр, химия технологияләре, электр һәм җылылык энергетикасы, информатика һәм исәпләү техникасы, машина төзелеше һ.б. юнәлешләргә бүленгән.

Россия Федерациясе Президентының Федераль Җыенга еллык Юлламасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Мщглъмат «Татар информ» МА алынды