«Вверх» конкурсы яңа талантлар эзли

«Вверх» республика конкурсына заявкалар кабул итү дәвам итә. Казан федераль университетының яшь лидерлары аларны 22 нче сентябрьгә кадәр тапшыра ала. 

ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы әлеге конкурсны «Академия творческой молодежи» иҗтимагый оешмасы белән берлектә үткәрелә.

Конкурс Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарәләре,  учреждениеләре, оешмалары өчен яшь кадрлар резервын формалаштыру максатыннан үткәрелә.

2017 елда ул 2 этапта үткәрелә:

— читтән торып катанашу (конкурста катнашу өчен гаризалар һәм документлар җыю (2017 нче елның 23 август — 22 сентябре)

— очный тур, җиңүчеләрне билгеләү өчен төрле конкурс процедураларыннан торачак. Ул 2017 елның 30 нчы сентябреннән 6 нчы октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Конкурс нәтиҗәләре буенча ТР министрлыкларында һәм оешмаларында стажировка үтү, республиканың инновацион мәйданчыкларында уку өчен катнашучылар составы төзеләчәк.

Конкурста 14 — 30 яшьлек кешеләр катнаша ала.

2016 елдан Татарстан Республикасының иң яхшы стажерлардан торган Яшьләр хакимияте оешты. Ул республиканың Министрлар кабинетының даими консультатив-киңәшмә органы булып тора. 2017 елда Яшьләр хакимияте эшләп килүче составының аттестациясе була, аның нәтиҗәләрендә киләсе состав сайланачак.

Заявкаларны теркәү «Молодежь Росси» Автоматлашкан мәгълүмати системасы аша башкарыла.  Тулырак мәгълүмат сайтта.