XX гасыр башы татар көнкүрешенең асылы

«Гыйлем» интернет проекты кысаларында эшләп килә торган “Хәлбуки” лекцияләр циклы дәвам итә.

Аның чираттагысы 20 нче апрель кичендә КФУ Л.Толстой исемендәге институт аудиториясендә үтте. Ул “XX гасыр башы татар көнкүреше” темасына багышланды. Лектор буларак КФУ Татарстан тарихы, археологиясе һәм этнографиясе кафедрасы ассистенты Илдар Шәфыйков булды.

Ул үз лекциясен “Нәрсә ул көнкүреш?” дигән сораудан башлады. Аудиториядән җаваплар алганнан соң ул гомумиләштереп: “Көнкүреш – ул гади тормыш һәм аның дөньяда чагылышы”, — дип җавап бирде. Көнкүреш структураларына тормыш сыйфаты, шәхси тормыш, ял һәм профессиональ тормыш керә. Алга таба Илдар Шәфыйков XX гасыр башында әлеге структураларның нинди булуы белән таныштырды. Ул вакытта Татар бистәсе бер зур авылны хәтерләткән. Әлбәттә, биредә тормыш сыйфаты яхшы дип әйтеп булмый. Илдар Шәфыйков күрсәткән, шул вакытның сатирик журналларыннан алынган рәсемнәр шуны дәлилли. Урамнар караңгы, канализация юк…

Шәхси тормышка һәм ялга килгәндә, ул физик хезмәт белән чикләнгән, ә профессиональ тормыш булмаган да диярлек.

Лектор Илдар Шәфыйков ул вакыттагы Татар бистәсе үзенчәлекләре белән дә таныштырды. 1905 нче елга кадәр биредә мәдәни ландшафт бик сай булган. Бистәдә барлыгы 17 мәчет була. XX гасыр башында кешенең бар тормышы дини нигездә бара, башка альтернативалар бөтенләй дә каралмый. Кешенең тууы, яшәве, дини практикасы һәм үлеме – барысы да шушы яссылыкта карала. Дәүләтнең кешене мөселман итеп тануы да бары тик мулла кеше метрикага теркәп куйгач кына була. Лектор үз чыгышында XX гасыр башында дин өлкәсендәге четрекле сорауларга кагылды. Әйтик, мөселманча кием нинди була ул, чәче озын кеше мөселман була аламы һ.б? Дөрес, бүген аларның күпчелеге аңлатылган. Әмма тыңлаучыларга әлеге мәсьәләләргә  узган гасыр башында яшәгән гади халыкның мөнәсәбәте, әле бик үк аңлашылып бетмәгән сорауларга аларның кемгә, нинди хезмәтләргә җавап бирүләре кызык иде. Кеше аз булуга карамастан, лекция җанлы үтте дип уйлыйм. Ул яңа фактлар белергә ярдәм итте һәм тагын бер кат тарихның күңелсез шөгыль түгел икәнен раслады.