XXI гасыр лидеры нинди ул?

Вундеркиндмы, әллә тырышуының нәтиҗәсеме? Матбугатта Тимерхан Шәйхетдиновның исеме еш яңгырый башлаганга бер генә ел түгел. Ә кем соң ул чынлыкта? Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институтының Политология бүлеге студенты әле мәктәптә укыган чорда ук Татарстан балалар оешмасы Советы рәисе, иҗтимагый эшләрдә актив катнашучы, “Сәләт” оешмасындагы кайбер проектларның җитәкчесе иде. Бүген Президент та әле. Әйе, дөрес укыйсыз, Тимерхан – “Сәләт” Клубы Президенты.

– Тимерхан, син шактый актив тормыш алып барасың. Иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнәсең. Бу шаукымга ничек кереп киттең?

– Мин Яшел Үзәннең 16 нчы урта мәктәбендә укыдым. Иҗтимагый эшчәнлеккә карата кызыксынуны миндә класс җитәкчем, Алия Шәвәлиева, уятты. Ул үзе дә – безнең Яшел Үзән районында волонтерлык һәм башка төрле хәрәкәтләргә нигез салучы. Укытучым кызыксынуымны күреп, мине өметле дип табып, актив эшләрдә катнашырга өндәде. Башта район күләмендә булса, 2015 елда республика күләменә чыктым. Шул ук елны Татарстан балалар оешмасы Советы һәм “Сәләт” белән таныштым. 2017 елда Татар яшьләре форумына килеп эләктем.

– “Сәләт” яшьләр оешмасында син уңышлы гына “ВикиМәктәп” проектын башлап җибәрдең. Бу проектның идеясе, гамәлгә куелуы хакында сөйләп китсәң иде…

– 2016 елны “Сәләт” ветераннары очрашуында дөньякүләм Википедиячесе булып танылган Фәрхәт Фәтхуллин балаларны “Википедия”дә эшләргә өйрәтүне максат итеп куючы “ВикиМәктәп” проектын тәкъдим итте. Шул ук елны әлеге проект турында ул “Сәләт”тә узган багышлауда да сөйләде. Миңа әлеге идея ошады һәм мин беренче дәрескә барырга булдым. Анда миннән тыш тагын өч кеше катнашса, киләсе очрашуда бары мин генә утыра идем инде. 2017 елны әлеге проектны җитәкли башладым. Биредә википедист балаларны әзерлибез.

– Татарстан балалар оешмасы Советы рәисе вазифасын да җитәкләргә туры килде. Әлеге уңышка ничек ирештең?

– Дөресен генә әйткәндә, теләге һәм омтылышы булган һәр бала республикакүләм оешмага, шул ук Советка эләгә ала. Кагыйдә буенча, мәктәпне тәмамлагач, ягъни 18 яшь тулуга, мин әлеге вазифаны калдырырга мәҗбүр булдым.

– Син күп кенә танылган, абруйлы шәхесләр белән танышасың. Иң истә калган очрашулар синең өчен кайсылары иде?

– Ике шәхес: Минтимер Шәймиев һәм “Сәләт” проектлары җитәкчесе Җәүдәт Сөйләманов белән булган очрашулар мәңгегә истә калачак, чөнки әлеге остазларның тәҗрибәсе, кылган эшләре сокланырлык. Минтимер Шәймиев белән 2018 елның 1 октябрендә “ВикиМәктәп” проектын тәкъдим итү кысаларында очраштык. Җәүдәт Сөләйманов белән исә мин беренче тапкыр 2016 елның сентябрендә “Скайп” аша онлайн рәвештә таныштым. Бу “Сәләт Яшел Үзән” клубының гамәли җыелыш барышы иде. Аннан соң Казанда төрле очрашулар барышында аралашуыбызны дәвам иттек.

– Ә гомумән алганда, сәясәттә, иҗтимагый эшчәнлек өлкәсендә идеал итеп санаган, тиңләшкән шәхесең бармы?

– Сәясәт өлкәсендә, әлбәттә, Минтимер Шәймиев. Республикабыз Президенты булган вакытта аның башкарган хезмәте, аеруча авыр елларда Татарстанны үз кулларына алуы ихтирамга лаек. Киләчәктә халыкара мөнәсәбәтләр юнәлешендә үсүемне күреп, минем өчен аерым бер урынны Россиянең чит ил эшләре министры – Сергей Лавров алып тора. Әлеге ике шәхеснең эшчәнлеген даими күзәтеп барам.

– Үзең дә әлеге шәхесләр юлыннан, ягъни сәясәт, иҗтимагый эшчәнлек буенча хезмәт куярга ниятлисең. Бу максатыңа ирешсәң, кайсы өлкәдә үзгәрешләр кертер идең?

– Замана гел үзгәреп тора, шуңа күрә әйтүе кыен. Бүген мин үзгәреш кертергә теләгән мәсьәләләр, иртәгә башкача булырга мөмкин. Әлбәттә, идеяләрем шактый. Мисал өчен, мәгариф, яшьләр сәясәтенә кагылышлылары бар; мәдәни объектларның интернетта чагылышы буенча кайбер фикерләрем бар. Мәгариф өлкәсенә үзгәрешләр кертергә телим дип әйтүем, хәзерге позициям һәм тәҗрибәмнән чыгып әйтелгән сүзләр, вакыт белән ул үзгәрергә мөмкин.

– Социаль челтәрдә күренгәнчә, әдәбият һәм театр сәнгате белән дә кызыксынасың икән…

– Татар әдәбиятында аеруча XX гасыр башына, ә рус әдәбиятында классиклар иҗатына өстенлек бирәм. Әдәбият белән кызыксынып, параллель рәвештә театр белән кызыксынмау мөмкин түгел, чөнки алар тыгыз бәйләнештә. Театр сәнгате минем тормышымда аеруча мөһим роль уйный, чөнки үзем 2013-2016 елларда театраль студиягә йөрдем. Ораторлык осталыгына, чыгыш ясау серләренә мин биредә өйрәндем. Иң яраткан театрым –  Камал театры. Спектакльләрнең барысын да карап барырга тырышам.

– Иң зур җиңү дип кайсы уңышларыңны атар идең?

– Һичшиксез, бөтенроссия “Лидер XXI века” бәйгесендә 2 урынны алуны, “Сәмрух” премиясенең “Ел сәлкеше” номинациясендә җиңү һәм төрле фәнни-гамәли конференцияләрдә алган 1 урыннарымны атар идем.

– Активист буларак, студентларга нинди киңәшләр бирер идең? Мисал өчен, теләк бар, ләкин төгәл генә нәрсәдән башларга, нәрсәгә барып тотынырга белмиләр ди.

– Нинди генә өлкә булмасын, иң беренче адымны ясау мөһим. Мәсәлән, иҗтимагый эшчәнлекне алсак, үзең яшәгән җирдәге яшьләр оешмасына барырга кирәк. Биредә күп нәрсә энтузиазм, рухи омтылыштан тора. Кыю булу, ялкаулыкны җиңү мөһим.

– Шулай да кызыксынулары күп булып, кайсы юнәлеш буенча китәргә белмәсә нишләргә? Биредә бит ялгыш сайлау очрагын булдырмау мөһим.

– Нурбәк Батулланың матбугат утырышларының берсендә әйткән сүзләре урынлы булыр бу очракта: “Безгә әле билгеле булмаган юнәлешләрне эзләник”. Үзеңне ниндидер өлкәдә сынап карамыйча нәтиҗә чыгару – бик хаталы гамәл. Эзләнергә кирәк. Бер юнәлеш синеке түгел икән, башкасына барып кара. Вакытың узса да, син иң тәҗрибәлеләрнең берсе булачаксың.

Алинә Юнысова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.

Фотолар язма героеның шәхси архивыннан.