XXI гасырга килеп эләккән Питер Пэнның күргәннәре

Бүген, 21 ноябрьдә, Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында Дж. Барри әсәре буенча куелган «Питер Пэн» спектаклен (Рәмис Нәҗмиев инсценировкасы, Резеда Гобәева тәрҗемәсе) тәкъдим иттеләр. Иң беренчеләрдән булып аны журналистлар, театр эшлеклеләре һәм «Глаголица» Бөтенроссия әдәби конкурсында катнашучылар тамаша кылды.

Спектакль Бердәм Россия партиясенең «Театр – балаларга» Гранты ярдәмендә сәхнәләштерелгән. Куючы режиссер – Ренат Әюпов.

Питер Пэн күп балаларга таныш образ. Ни кызганыч, миңа бу әсәр белән башта ук танышырга, балачакта укырга туры килмәде. Әсәр буенча берничә тапкыр мультфильм, фильм төшерелгән булса да, анысын да караган юк. Без бит Роберт Миңнуллин, Абдулла Алиш, Шәүкәт Галиевнең балалар өчен язган әсәрләрен, шигырьләрен укып үскән буын, гәрчә 1990 еллар баласы булсам да. Питер Пэн турында Википедия менә нәрсә ди: “Питер Пэн — шотланд язучысы Дж. М. Барриның «Питер Пэн Кенсингтон бакчасында» (1902), «Питер һәм Венди» (1911) повестьлары һәм «Питер Пэн» (1904) пьесасы персонажы. XX гасыр балалар әдәбиятының иң популяр персонажларының берсе. Язучыны илһамландырган прототип булып Майкл Ллуэлин Дэвис торган.

Питер Пэн – олыгаерга теләмәгән малай. Ул мәңге бала булып кала; аның сөт тешләре дә сакланган. Әсәрнең сюжеты буенча ул өеннән морҗа аркылы кача һәм Кенсингтон бакчаларында феялар белән таныша. Аннары ул башка югалган малайлар белән бергә Нетландия утравында (Neverland) яши. Аның үз феясы бар һәм ул Динь-Динь дип атала. Питер Пэнның иң зур дошманы – Капитан Крюк”.

Менә шул 1 гасырдан артык әдәбият мәйданындагы герой Кариев театры спектаклендә безнең көннәргә күчерелә. Аның үз-үзен тотышында берни дә үзгәрмәгән диярлек. Ул шундый ук самими, юмарт, һәрнәрсәдән кызык таба торган, батыр. Ләкин без яшәгән дөнья гына башка. Кешеләрнең фикерләве дә башка. Балалар әкияткә дә, могҗизага да ышанырга тиеш түгелләр. Ата-аналар супербала ясау идеясе белән яна. Без үз балаларыбызга тумыштан смартфон, планшет тоттырып, аларга ютубтан видеолар каратып балачакларын тартып алабыз түгелме соң?! Роботлаштыру, ясалма интеллект көннән-көн популяррак була барган заманда бу бигрәк тә актуаль яңгырый. Вендиның әтисе (Татарстанның халык артисты Илфат Камалиев) үз экспериментлары, үз эше өчен хәтта баласын да корбан итәргә әзер. Ул бу гамәлен изге нияттән башкарам дип аңлата, янәсе Джейнга (артист Ләйсән Большова) ул бәхет бүләк итәргә тиеш. Монда тирәнгәрәк кереп уйласаң күп ата-аналарның балаларын бик иртә мәктәпкә бирүләре, карьера дип күпме аборт ясалу проблемаларына да аваздашлык табарга мөмкин. Мэри, Вендиның әнисе (артист Диләрә Зиннәтова) “Ул бит әле бала, аңа 6 гына яшь,” – дип өзгәләнә.

Джейнның апасы Венди (артист Наилә Кәримова) сеңлесенең капма-каршысы. Сабыр холыклы, тыйнак, акыллы. Ул үзен цифрлы дөньяда чит итеп тоя һәм Питер Пэнга гашыйк булып аның белән Неверландка китәргә карар кыла.

Утрау тормышы башка. Монда әле смартфон, планшет, интернет, роботларның нәрсә икәнен белмиләр. Питер Пэн югалган малайлар кампаниясендә яши. Спектакльнең нәкъ менә әлеге өлеше үзенең матурлыгы, самимилеге белән һичшиксез балалар күңеленә юл ярачак. Монда инде өлкән тамашачыларга балачакларыннан таныш индеецлар да, пиратлар да, маймыллары да, башка җәнлек-җанварлары да бар, кыскасы, тулы бер цирк. Шунысын да әйтергә кирәк, Кариев театры әлеге спектакльне яңа ел тамашасы буларак та тәкъдим итмәкче. Спектакльнең тагын бер үзенчәлеге – массалы характерында. Анда бөтен труппа катнаша диярлек. Хәтта Кариев театры аксакалы Нуриәхмәт Сафинга да роль табылган. Ул индеецлар кабиләсе башлыгын уйный һәм бу эпизодик рольдә дә үзен күрсәтергә өлгерә дияргә кирәк. Башка җәнлекләр костюмнарына киенгән өлкән буын артистларын да таныйбыз – Халидә Сөнгатуллина, Рәмзия Закирҗанова, Лилия Низамиева. Болар спектакльдә күмәк сәхнәләрдә күренүче артистлар. Әлбәттә, алардан башка спектакль тулы килеп чыкмас иде. Ләкин төп геройлар – тамашаның үзәген тәшкин итүчеләр бар. Болар әле яшь артистлар Питер Пэн ролендә – Динар Низамиев һәм Венди ролендә Наилә Кәримова. Динарның бу сезонда икенче эше. Беренчесе – шулай ук чит ил әдәбиятына нигезләнеп куелган «Йомрыбаш» спектаклендәге аутист малайның абыйсы образы. Наилә Кәримова күпләргә «Ләйлә вә Мәҗнүн» спектакле аша таныш. Театрда ул җырчы-актриса буларак танылып килә. «Питер Пэн»да җыр булыр микән дип озак кына көтә торгач җырлады Наилә. Утрауда барлыкка килгән балаларына багышлап бишек җырын көйләде. Ул Луиза Янсуарның «Тау кадәрле нәни фил» шигыренә язылган. Динар белән Наилә бер-берсенә ышанычлы патнерлар булып уйнадылар. Бу күз карашларыннан да, синхрон башкарылган хәрәкәтләрдән дә тоемланды. Хәрәкәтләр дигәннән биюләрне Алтайдан килгән белгеч Флюра Янышева куйган. Ә музыканы композитор, Халыкара конкурслар лауреаты Лилия Таһирова иҗат иткән. Спектакль өчен үзенчәлекле музыка барлыкка килгән. Биредә ритмга бай заманча музыка аһәңнәре белән беррәттән татар халык көйләрен дә (бигрәк тә «Күбәләгем») ишетергә, тоемларга була.

Спектакльдә тагын бер сүзсез генә уйный торган роль бар. Эльдар Гатауллинның Робот һәм Крокодил роле ул. Элек интернетта загрузка вакытында экранга шундый крокодил килеп чыга иде. Әгәр пробел төймәсенә бассаң, ул хәрәкәт итә башлый иде. Шулай бераз вакыт үткәреп уйнап алырга мөмкин. Ә бит чынлыкта бу крокодил кешенең чын дошманы. Ул безнең өчен кыйммәтле вакытны үтерә, бушка үткәрү чарасы. бер сүз дә сөйләмәвена карамастан, Эльдар бу образны оста башкарды.

«Питер Пэн» Кариев театрында шактый зур техник мөмкинлекләр таләп итә торган спектакль. Биредә балалар бүлмәсеннән онлайн трансляция, Вендиның әтисенең лаборатория мохите, сәхнәдәге зур экрандагы графика –  Мәскәүдән килгән видеография белгече Наталья Наумованың эше. Спектакльнең рәссамы – Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Наталья Сорочайкина. Тамашачылар залы белән сәхнә бер пространствоны тәшкил итә. Декорацияләр сәхнәнең уң һәм сул як кырыйларында да урнашкан. Әлбәттә, беренче рәттә утыручыларга бераз кыенрак, чөнки муенны әле бер якка, әле икенче якка боргалап утырырга кирәк. Бу вакытта үзәк сәхнәдә бернинди дә хәрәкәт юк. Ә урындыкларга махсус номерлы тышлыклар кидерелгән. Тамаша ахырыннан соң бу хакта Ренат Әюповның үзеннән дә кызыксындым. “Без виртуаль дөнья белән чирлибез. Һәркем дә зомби була ала. Тамашачыларны шул турыда кисәтәсе килде, игътибарлы булсыннар иде,” — диде Ренат Әюпов. Спектакльдә һәр деталь дә уйнарга тиеш. Мин урындыкка килеп утырдым һәм бу тышлык турында оныттым да. Шәхсән ул миңа декор элементы ролен генә үтәде. Матур бит! Ләкин уйлап эш иткәндә, бу саннарны да спектакльнең бер өлеше итәргә, залдагы тамашачылар белән интерактив үткәрергә мөмкин булыр иде.

Спектакльнең инсценировка авторы кинорежиссер белеме булган Рәмис Нәҗмиев. «Мәскәүдә укыганда бер генә театраль эскиз куйдым. Эшләргә кызык булды. Бу әсәргә алыну идеясе Ренат Әюповка карый. Классик әсәрләргә алыну бер яктан куркыныч. Аларны куюның, кабул итүнең үз традицияләре бар. Ләкин теге яки бу герой бүгенге көнгә килеп эләксә нишләр иде дип уйлыйсың. Язу барышында үземне алар урынына куеп карадым. Башта режиссер буларак уйлап язсам, соңыннан үземдә режиссерлыкны “сүндереп” куйдым,” – диде Рәмис Нәҗмиев фикер алышу вакытында.

Мәгълүм ки, татар тамашачысы тәрҗемә әсәрләренә үзенчәлекле карашта тора. Спектакльнең уңышы тәрҗемәчедән дә тора. “Питер Пэн”ны Резеда Гобәева тәрҗемә иткән. Аның исемен тәрҗемәче буларак соңгы елларда төрле театрларда куелган спектакльләрдә еш очратырга туры килә. Спектакльдә “феялар” бар. Алар нигән безнең менталитетка яраклаштырылмаган? Фәрештәләр дисәк ярамасмы?! Ренат Әюпов әйтүенчә, мифологиядә феяларның роле бала 5 яшькә җитүгә тәмамлана. Ә фәрештәләр җашка функция үти. Дөрес, ләкин спектакльгә бит балалары белән ата-аналар да килә. Ислам динендә һәр кешенең иңендә ике фәрештәсе булганлыгы мәгълүм. Фәрештәләр кешене гомере буена озата бара диләр. Спектакль олыларны да әкият барлыгына ышаныдырып, балаларына мәрхәмәтле мөнәсәбәт тәрбияләүдә үз максатына ирешсен.

Фотолар https://vk.com/kariev_teatri алынды.