Яңа экспонатлар күргәзмәсе

Бүген, 21 гыйнвар көнне,  Казан университеты тарих музеенда КФУ музейларына яңа кергән экспонатлар күргәзмәсе ачылды. 

КФУ музейлары тарихи хәтер һәм традицияләрне саклау үзәкләре булып тора. Музейларның иң мөһим бурычларыннан берсе — музей предметларын һәм коллекцияләрен ачыклау, саклау, өйрәнү һәм бастырып чыгару. Узган ел университет музейлары фондларына 1614 предмет кергән.

Э.А. Эверсман исемендәге зоология һәм гербарий музее ике трилобит төре белән тулыланды: Азафус һәм Иллаенус. Уникаль экспонатларның яше безнең эрага кадәр 478-468 миллион елны тәшкил итә.

Этнография музеена үзбәк түбәтәйләре, намазлыклар, «Галәмгә дан» подстаканниклары тапшырылган. Иң кызыклы экспонатларның берсе — өй эчендә почмакларны бизәп торган яулык формасында эшләнгән «бурчак» булган.

Н.И. Лобачевский музеена КФУның теоретик механика кафедрасы доценты, физика-математика фәннәре кандидаты А. Саченков әтисендә сакланган 33 китапны тапшыра. Бу — XIX-XX гасырларда автографлары белән күренекле галимнәрнең хезмәте. КФУ геология музее узган ел геология факультетын тәмамлаучылардан, укытучылардан һәм дуслардан минераллар, тау токымнары үрнәкләрен бүләк итеп алган.

Күргәзмә 12 февральгә кадәр эшләячәк. Күреп калырга ашыгыгыгыз!