Яңа Ел, чыршылар һәм Кар кызы турында сез белмәгән 8 факт!

Яңа Ел алдыннан журналистлар Мәскәү Дәүләт Мәдәният Институты профессоры Елена  Дзякович һәм Мәскәү гуманитар университеты доценты Анна Кожаринованы бу бәйрәмне төрле заманнарда ничек уздырганнар, нигә чыршының өсте аста булган, Кар кызының яше турында һәм күп кенә кызык мәсьәләләр турында сораштырдылар.

  1. Месопотамия – Яңа елның туган җире

Тарихчылар фикеренчә, Яңа ел каршылау гореф-гадәте 4000 ел элек Месопатамиядә пәйда булган. Бераз соңрак Борынгы Рим халкы да Яңа елны каршылый башлаган. Баштарак Рим башлыгы Яңа елның кайчан башлануын үзе билгеләп барган, ул елны йә кыскарта, йә озынайта алган. Аннары Рим халкы Яңа елның башын беренче март дип санаган. Ә инде 153 елда б.э.к. бу бәйрәмне 1 гыйнварда үткәрә башладылар. Шул ук көнне алар яңа консулны сайлап алган булганнар.

 

2.Яңа ел бүләкләрен римляннар уйлап чыгарган

Яңа елны ничек каршыласаң, шулай елың узачак, дигән фикерне борынгы Рим халкы формалаштырган. Алай булгачтын бәйрәм көнне алар яхшылап күңел ачырга тырышканнар, үзара бүләк бирешкәннәр: баштарак ул төрле тәм-томнар булган, вакыт уза бара акча бүләк итә башлаганнар.

 

3.Яңа ел бәйрәмнәрендә ял итүне Петр Беренче тәкъдим иткән

1492 елга кадәр Рус илендә Яңа елны мартта каршылаганар. Аннары аны сентябрь аена күчергәннәр. Җәй буе эшләп, ашау белән базларны тутыргач, бәйрәм итәргә дә ярый. Соңыннан Петр Беренче барлык Европада булган еллар санавына илне күчерергә булды, алай итеп ел башы буларак беренче гыйнвар санала башлады. Хәзер инде барлык кешеләр җиде көн буе гөрләп бәйрәм итәргә тиеш булган.

4. Яңа ел чыршылары Рәсәйгә кайдан килгән?

Яңа елда чыршы кую гадәтен шулай ук Петр Беренче Европа илләреннән Рәсәйгә алып килгән. Бу яңалыкны халык яратмаган, чөнки электән аларда чыршы бик яхшы агач булып саналмаган. Алай булсада бу гореф-гадәт безнең заманга хәтле килеп җиткән. Петр заманында чыршыларны бизәмәгәннәр – ул үзе бизәк булган.

5. Нигә чыршылар түшәмдә асылынып торган?

Урта гасыр Европада бизәү тәртипләре бөтенләй икенче булган. Мәсәлән, чыршы түшәмдә асылынып торган (очы белән аска карап торган). Бу күренешнең бернинди дә мәънәсе булмаган, көле өчен генә ясалган әйбер ролен үтәгән. Агач ботакларына төрле тәм-томнар эләләр иде һәм билгеләнгән бер вакытта чыршы торан бүлмәгә балалар кертелә иде. Балалар шатланып, көлешеп, сикерә-сикерә чыршыдан шуларны өзәләр иде.

6. Нигә чыршы өй эчендә куела башлаган?

1840-нчы елларда чыршы өйдә куела башлаган. Беренче булып аны Петербургта яшәгән немецлар өйләренә алып кергән. Алар чыршыны Яңа ел алдыннан ук куйганнар һәм ул Чукындыру бәйрәменә (Крещение) хәтле торган. Шәһәр халкына чыршы кую шул хәтле ошаган, шуңа алар да үз өйләрендә чыршы куя башлаганнар. Бай кешеләр чыршыларын йөзекләр, алкалар, төрле баулар һәм мәрҗәннәр белән бизи торган булган. Бу гадәтне күреп алган крестьяннар чыршы базарлары ясый башлаганнар. Шулай итеп өйләргә чыршы кую бөтен ил буйлап таралган.

 

 

  1. Алмалар уңышы начар! Чыршы уенчыклары дөнья күрә

Унтугызынчы гасыр уртасында Рәсәйдә чыршыларны бизи башладылар. Башта чыршыларны шәмнәр һәм ашау белән бизәгәннәр: алма, кәнфит, прәнник, шикәр, ипи йомшагы кулланганнар. Иң очында гадәттә йолдыз булган. Елтыравыклы шарлар якынлыча йөз ел элек барлыкка килгән. Уңыш начар булганга шарлар пәйда булган дигән фикер бар. Ә 1870-нче елларда Америкада яшәүче телеграфист янгын чыгара тора алган шәмнәрне алмаштырыр өчен герляндалар уйлап чыгарган.

8.Кар кызы Кыш Бабайның әбисе икән бит

Күбебез Кар кызын Кыш Бабайның оныгы дип саный. Әмма ул алай түгел, бераз тирәнрәк казып карасак ул аңа әби булып чыга. Иң элекеге әкиятләрдә Кар кызының исеме икенче. Аны Кострома дип атаганнар. Кострома борынгы славяннарда аграр алиһә булган. Шулай итеп Кыш Бабайның “оныгы” үзеннән олырак булып чыкты.

Гөлинә ГЫЙМАДОВА тәрҗемәсе.