Яңа мода – хәйрия!

Мода дигәч, күз алдына бизәнеп-ясанып, әллә нинди хикмәтле киемнәр киеп, подиумнарда болганып йөрүче ябык кызлар килеп баса да, без, татарларның күңелендә үзеннән-үзе тискәре хисләр туа. “Нинди мода инде тагын? Тузга язмаганны…”- минем әни шулай дип тә әйтеп куяр иде. Мода дигән сүз “билгеле бер стиль яисә культураның вакытлыча өстенлек итүе” дип аңлатыла икән. Эш киемдә генә түгел, төрле гадәтләрне, гамәлләрне, хисләрне дә модага кертеп була. Мода ханым тотрыксыз характерлы – бүген бер төрлене хуш күрсә,  иртәгә бөтенләй капма-каршы якны күкләргә күтәрә. Киемнәр мәсьәләсендә бу үзенчәлек шактый мәшәкатьләр тудыра тудыруын – мода артыннан куам дисәң, кичә кигән киемеңне бүген кия алмыйсың инде. Тик кайбер очракта бу тотрыксызлык уңай нәтиҗәләр дә биреп куя. Мәсәлән, заманында тәмәке тарту модада иде, олысы- кечесе бер-берсенә ияреп тәмәке төтененә буылып йөрделәр, баксаң, күбесе яратып тартмаган да икән – модасы бетү белән тартучылар саны нык кимеде.

Минем сезнең игътибарыгызны тагын бер яңа модага юнәлтәсем килә. Соңгы арада хәйрия дигән сүз бик еш ишетелә башлады. Хәйрия фонды, хәйрия марафоны, хәйрия концерты…  Хәйриячелек белән шөгыльләнүнең бик әйбәт, саваплы, изге эш икәнлеген ассызыклап торырга кирәкме икән? Яхшы тәрбия алган һәрбер кеше мохтаҗларга булышуның кирәкле һәм мөһим гамәл икәнлеген белә. Тик соңгы арада күзәтелә торган хәлләрдән чыгып, мин, авыз тутырып, “хәйрия белән шөгыльләнү модага керде!” дип тә әйтә алам. Бу бик куанычлы хәл! Чөнки, мода артыннан куып кына булса да кешеләр яхшылык эшләячәкләр дигән сүз бу. Безнең халык гомумән, кемгә дә булса ияреп эшләргә ярата эшен. Ә инде үрнәк рәвешендә берәр яраткан актеры я җырчысы да булса, ул аны сөенеп, дәртләнеп эшли инде. Бу юлы яңа моданы әйләнешкә кертеп җибәрүчеләр нәкъ безнең татар эстрадасы артистлары булды бит. Узган елның декабрь аенда бер төркем татар җырчылары 3 балалы Роза Фәтхиеваның рак белән авырып ятканын белеп алалар. Роза артист халкы өчен ят түгел, тамадалык белән шөгыльләнгән артистлар өчен хәтта коллега да әле – ул төрле банкет, мәҗлес залларын бизәүче булып эшләгән. Берсеннән-берсе кечкенә балаларның әниләренең авыр хәлдә булуы артистларны битараф калдырмый. Алар, бик кыйммәтле дару алып дәваланырга мәҗбүр булган Розага матди ярдәм күрсәтергә булалар – хәйрия концерты оештырып, акчасын тулысынча аңа тапшырырга уйлыйлар. Тик, концерты искиткеч уңыш белән үтсә дә, кызганычка каршы, Роза сатып алган даруларын да кулланырга өлгермичә вафат була…stewardship1

Хәйриячелек белән шөгыльләнеп караучы кешеләр белә, бер тапкыр булышып карасаң, булышуыңнан килгән нәтиҗәләрне күреп сөенсәң, син яңадан элеккеге тормышың белән яши алмыйсың инде. Синең йөрәгең сафланып, күңелең тынычланып китә, җаныңа изге бер нур иңгәндәй була. Әллә шул хисне яңадан татып карыйсы килү теләге көчле буламы – бер хәйрия эше белән янып йөргән кеше гел булышырга омтылып яши. Бу концертта да алып баручылар киләсе хәйрия концертының кайчан һәм кайда буласын тамашачыларга игълан итеп куялар инде. Шулай итеп, бер айдан соң Филармония концертлар залында тагын бер зур хәйрия концерты куела. Бу юлы инде җырчылар Мәскәүдә күкрәк рагыннан дәваланып ятучы япь-яшь кенә Казан кызы – 14 яшьлек Камилә Гыйбадуллинага булышалар. Шушы баланың тизрәк савыгуын теләп килгән зал тулы тамашачы 18 январьдә рәхәтләнеп 30га якын татар эстрадасы артистлары катнашында булган шәп концерт карады. Бик күбесе Камиләнең, тамашачыга һәм бу концертны оештыручы артистларга рәхмәт әйтеп башын түбән игән әтисенә кушылып күз яшьләрен тыя алмадылар… Артистлар Гыйбадуллиннар гаиләсенә 200 меңгә якын акча белән ярдәм итә алдылар. Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә дип җырлыйлар. Авырган кеше безнең илдәге “бушлай дәвалануга” киткән акчаның күләмен үзе генә белә. Хәзерге заманда дәүләттән артыгын өмет итеп булмый, бу акчалар хәсрәтле гаилә өчен бик зур ярдәм булгандыр дип уйлыйм. Камиләгә, үзе әйткәндәй, “ракдурак”ны җиңеп тизрәк Казанга кайтуын гына телибез!

Менә шундый мода, дуслар! Хәйриячелек – трендта. Булышу, ярдәм итү гадәткә кереп бара.

Альбина Бәширова