Яңа студентлар рәисе сайланды

КФУның Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында студентларның V сайлау конференциясе узды. Биредә институтның Студентлар советы рәисе сайланды.

Әлеге вазыйфа өчен Забололодская Ксения, Смирнов Игорь, Яфаров Газиз көч сынаштылар. Һәр кандидат үзенең сайлау платформасы, яңа идеяләре һәм башкарырга теләгән эшләр исемлеге белән таныштырды.

Нәтиҗәдә, Смирнов Игорь Студентлар советы рәисе итеп игълан ителде.