Яңа татар бистәсендә зур бәйрәм көтелә — JADID FEST

Быел JADID FEST фестивале программасы Яңа Татар бистәсенең 270 еллыгына багышлана. Фестиваль 10-15 декабрь көннәрендә узачак, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар яшьләре форумының матбугат хезмәте. 

Төп вакыйгалар «Меховой квартал» сәүдә үзәге бинасында (М. Гафури ур., 50, корпус 1) үтәчәк. Күргәзмәләр һәм төп ивентлар (лекцияләр, концерт, маркет, балалар һәм яшүсмерләр өчен остаханәләр, перфоманс, воркшоп) оештырылачак, шулай ук фестиваль вакытында бистә резидентлары тарафыннан мәчетләрдән алып югары уку йортларына кадәр оештырылган экскурсияләр һәм чараларда катнашырга мөмкин булачак. Беренче тапкыр JADID FEST бистәнең чын бәйрәме булачак: аерым алганда, 14 декабрьдә фестивальнең төп бинасында дизайн-маркет, балалар өчен мастер-класслар сериясе, акустик концерт узачак.

JADID FEST чарасы 2015 елдан башлап ел саен үткәрелә. Быел JADID FEST иҗади форматларны файдаланып, туган якны тарихи өйрәнү характерына ия булачак. Фестивальнең максаты – Яңа Татар бистәсенең тарихи-мәдәни мирасын популярлаштыру.

Фестивальдә шулай ук ТАССРның 100 еллыгына багышланган Мәдәният министрлыгы белән уртак медиапроект ярдәмендә бистә турында истәлекләр җыю планлаштырыла.