Яңа уку елын депрессиясез ничек башлап җибәрергә?

Һәр елны бер үк әйбер кабатлана, җәйге яллар вакытында без соң торырга, соң ятарга өйрәнеп бетәбез. Ә уку елы башланырга 1-2 атна калгач, баш вата башлыйбыз. Әхлакый яктан уку елына ничек әзерләнергә соң? Психологлар нәрсә сөйли икән?

“Иртә торырга һичшиксез авыр. Көндә бер вакытта торып, бер вакытта ятсаң, организмга үз вакытында уянырга җиңелрәк. Уку вакытында зур нагрузкага түзәр өчен, барысына да билгеле принципларны кулланырга киңәш итәбез: тотрыклы йокы тәртибе, дөрес туклану. Шулай ук ритмга кереп китәр өчен спорт ярдәм итә. Иң яхшысы — бассейнга йөрү. Ял итү турында да онытмаска кирәк, вакытны дөрес бүлеп, ялга да урын калдырырга онытмагыз.”

Шундый гади генә киңәшләр  яңа уку елына әзерләнергә ярдәм итә. Алган киңәшләрнең файдасы булыр, уку елына яхшылап әзерләник!

Гөлназ ХӘСӘНШИНА. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.