Яңа уку елына — яңа ашханә

Яңа уку елын КФУ Психология һәм белем бирү институтында яңа ашханә белән каршылаячаклар. Интерьерда төрле төсләр куллану мохитне кабатланмас итәчәк, бирегә керүчеләргә позитив кәеф өләшәчәк диләр институтта. 

Дизайн белән архитектор Олег Руньков җитәкчелегендәге «Д-Арт» архитектура бюросы шөгыльләнә. Алар Межлаук урамы 1 йортта урнашкан Психология һәм белем бирү институтында иркен ашханә һәм заманча кафе эшләргә вәгъдә итә.

– Яңартылган ашханәдә ике зона — ашханә һәм кафе булачак, — дип серләрне ачты Олег Руньков. — Кафе дуслар, коллегалар белән җыелып яңалыклар турында сөйләшү, гапләшү урыны булачак. Аның төп өлеше — бар залы. Ул үзәктә урнашачак һәм төрле төсле матур мозаикалы плитка белән тышланган колонналарны тоташтырачак. Әлеге чишелеш ачык булуны, студентларның һәм укытучыларның креатив идеяләрен, аларның бердәмлеген чагылдырачак. Тәрәзә буенда уңайлы озын диваннар куелачак. Аларның каршысында — ике кеше өчен күзгә-күз карашып аралашу урыны, йомшак табуретлар белән кечкенә өстәлләр булачак. 

Интерьерда төрле материалларны куллану мохитнең кабатланмаслыгын тудыра, ә төсләр позитив мөнәсәбәтләргә ишарәли дип ышана дизайнер.

Хәзер бинада капиталь ремонт бара. Ашханә 80 нче алларда төзелә һәм шул вакыттан бирле анда косметик ремонттан башка бер эшләр дә булмый, хәтта җиһазлар да алмаштырылмый. Быел барлык коммуникацияләр — җылылык, су, ут, вентиляция тулысынча алмаштырыла, ун тонналап чүп-чар чыгарылган.

Реконструкцияләнгән объект зур үзгәрешләр кичерәчәк: диварларга янгынга каршы тора алырлык һәм экологик яктан куркынычсыз декоратив штукатурка ятачак. Заманча материал үзендә начар матдәләре юк. Иске идәнне зур чыдамлылыкка һәм озак вакыт хезмәт итәчәк яңа плитка алмаштырачак. Түшәмдә — яңа яктырткычлар булачак.

Интерьерда керамогранит, агач, металл һәм пыяла кулланылачак. Капиталь ремонттан соң ашханәдә Wi-Fi нокталары һәм  «УниверСмотри» студентлар телевидениесе тапшырулары барачак телевизор куелачак. Димәк, ашханә иң заманча стандартларга туры килеп эшләнәнчәк. 

– Ашханә мохите — тыныч һәм катгый. Төп игътибар — түшәм каркас һәм яктырткыч белән үзара тоташтырылган ике динамик колоннага. Материалларга килгәндә без глобаль микс тәкъдим итәбез: идәндә — ике төсле керамогранит, диварларда — плитка, түшәмдә — кессоннар. Җиһазларда агач кулланыла. Биредә дәресләрдән бушаган арада тыныч ялга ишарә итә торган иркен, табигый мохит хөкем сөрәчәк.