«#Я – творчество КФУ» иҗат активы мәктәбе тәмамланды

Җәйге мәктәптә Казан федераль университетының төрле институтларыннан 50дән артык студент катнашты.

«Яльчик» укыту-сәламәтләндерү үзәгендә «#Я – творчество КФУ» иҗат активы мәктәбе булды.

Җәйге мәктәптә Казан федераль университетының төрле институтларыннан 50дән артык студент катнашты. Катнашучылар өчен режиссура, театр һәм оригиналь жанр буенча мастер-класслар узды.

Катнашучылар яктылык режиссурасы, КВН сценариен язу алгоритмы белән таныштылар, нулдщн номер әзерләү, оригиналь номерның нечкәлекләрен һәм башка бик күп нәрсәләрне ничек эшләргә икәнлеге турында белделәр. Смена дәвамында командалар алган белемнәрен практикада кулланып, 16 иҗади номер күрсәттеләр. Моннан тыш, катнашучылар үзләренең визиткаларын, «Не дать — не взять» темасына СТЭМнар, «А что если в…» эстрада миниатюралары һәм «Путешествие в космос» боди-арт конкурсы өчен модельләр тәкъдим иттеләр.

«Чара искиткеч шәп узды. Без сценарий язу техникасын белдек һәм номерларны бер-берсенә ничек дөрес итеп «бәйләргә» икәненә төшендек. Кураторларыбыздан һәм Валентин Юшко, Тимофей Шарагин кебек чакырылган кунаклардан  мастер-класслар бигрәк тә файдалы булды. Ирина Забурдаевадан яктылык буенча мастер-класс аеруча файдалы булды, чөнки бу безнең эштә чыннан да бик мөһим», — дип тәэсирләре белән уртаклаша актив мәктәбе катнашучысы Никита Видяев.

Катнашучылар өчен спорт ярышлары һәм уеннар оештырылды. Командалар зур узышларда, волейбол, су уеннары һәм көндәлек зарядкаларда катнаштылар.

«Яшел Чорак», «Рыжесюры», «Привет, Сири» һәм «+ 1» командалары гомуми зачетта җиңү өчен көрәштеләр. Смена нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде: «Привет, Сири» 1 нче урын, 2 нче урында — «Яшел Чорак», 3 нче урында — «Рыжесюры» , ә 4 нче урында «+ 1» командасы.

Шулай ук катнашучылар өчен төрле шоу һәм уеннар үткәрелде. Командалар үз кураторлары турында кызыклы фактларны белергә кирәкле «Интуиция» шоуында, «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» интеллектуаль уенында  һәм төнге квест-уенында катнаштылар.

Автор: КФУның Яшьләр сәясәте департаменты