«Ябалак», «тургай», «күгәрчен». Кем син?

Ни өчен, кемдер иртүк торып, үзен бәхетле итеп хис итә, ә кемдер күзен иртәнге сәгать унда көчкә-көчкә ача?

Бу хакта төрле фикерләр йөри. Кемдер, бу хәлне кош исемнәре белән атый: ябалак – соң торучы һәм төн уртасында йокларга ятучы, кичкә таба активлаша торган кеше, ә тургай – таң атканда торучы һәм иртә йокларга ятучы икән. Тургайның актив вакыты – иртән һәм көндез, кичкә таба аның энергиясе кими башлый.

Кемдер исә, бу теорияне кире кага. Имештер, болар барысы да – режим сакланмау очраклары, ә “ябалаклар” – ялкаулар, ялкаулыкларын аклар өчен, алар “кош типлары” белән каплана.

Ә кемдер, кешеләрнең өченче төре барлыгы турында сөйли. Бу өченче төр – “күгәрчен”. Бу “кош” – үзенә алдан әйтеп киткән ике төрне берләштерә. Ягъни, ул тургайдан әз генә соңрак уяна һәм ябалактан бераз гына алдан йокларга ята. Ул төрле режимга җиңел генә җайлаша ала.

Мин бу темага тирәнрәк кереп китергә уйладым һәм менә мондый мәгълүмат таптым:

1939 нчы елда Америка нейрофизиологы Н. Клейтман 24 сәгатьлек йокы һәм уяну ритмының булуы турындагы фикергә килде. Бу ритм – хронотип дип атала. Хронотип – ул кеше организмының тәүлек ритмы индивидуаль үзенчәлеге.

Бу ачышлардан соң, хронотипны төгәл билгеләр өчен, берничә тест уйлап табыла. Бу тестларның иң танылганы – Мюнхен тесты. Бу тестны алман галиме Тиль Рённеберг уйлап таба. 2012 нче елда ул китап чыгара. Үзенең китабында Рённенберг “тургай” һәм “ябалак” булып без ясалмыйбыз, ә туабыз дип билгеләп үтә. Шулай ук, соң уяну – ялкаулык нәтиҗәсе түгел, ә генетика, һәм тумыштан бирелгән биологик сәгатьләргә туры килмәгән көндәлек ритмы кеше организмына зыян сала ала.

Фактлар: процент буенча, 20% тирәсендәге кешеләр “тургайлар” һәм “ябалаклар”, калган 60% — “күгәрченнәр”.

Мин үземне “ябалаклар” рәтенә кертәм. Иртән тору миңа авыр бирелә. Иртәнге пара 8:30да башланган көннәр – минем өчен катастрофа. Иртән мин үземне начар хис итәм, ә кичкә таба исә – минем эшләрем уңышка ирешә. Мәктәп вакытыннан ук мин бөтен өй эшләремне кичкә калдыра идем, көндез, яки иртән эшкә тотынган очракта, минем бер эшем дә килеп чыкмый иде.

Студентлар фикере:

КФУ студенты Гөлсинә Шиһапова:

“Мин – “тургай”. Миңа иртән торып барлык эшләрне эшләп кую уңайлы. Кич белән, яки төнлә исә, минем активлыгым бөтенләй кими, башым эшләми башлый. Ниндидер мөһим эш килеп чыккан очракта, миңа иртәрәк ятып, иртә белән эшләү уңайлы. Иң соң ята торган вакытым – 12гә кадәр.”

КФУ студенты Алинә Гарипова:

“Мин киресенчә “ябалак”. Уку вакытында да мин үзем белән бергә яшәүче кызларны аптыратып бетерә идем. Ни өчен дигәндә – бөтен креатив идеяләр төнлә белән туа.”

КФУны студенты Тимур Туктаров:

“Миңа ничек тә җайлы. Уку еллары мине соң ятып иртә торырга өйрәттеләр. Имтихан алдыннан йокламаган төннәрем күп булды, төне буе әзерләнгәннән соң, иртүк параларга чыгып китә идем. Димәк, мин “күгәрчен” булып чыгам инде.”

Шулай итеп, “тургайлар” һәм “ябалаклар темасы” – миф түгел. Әле бу бик еш очрый торган билгеләмәләргә “күгәрчен” дә өстәлә. Менә шундый хәлләр дуслар. Ә синең хронотибың нинди? Беләсең килсә, шушы ссылкага басып, үзеңнең кем икәнеңне билгели аласын. https://factum-info.net/tests/249-test-opredelite-vash-khronotip-sova-zhavoronok-ili-golub

Нурия Нургалиева. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.

Фото: bobrvar.by