«Ягымлы яз» яңа талантларны ача

Беренче апрельдә Казанда XXVII Республикакүлəм «Ягымлы яз — 2019» татар милли мәдәнияте фестивале булып узды. Быел бәйгедә Татарстан районнарыннан гына түгел, Ульяновск һәм Марий Элдан да катнашучылар булды. 

Әлеге фестивальдә Казан федераль университетының Габдулла Тукай исемендəге Милли мəдəният һəм мəгариф югары мəктəбе студентлары — «Яшьлек» бию коллективы (җитәкчесе — Дамир Хөснетдинов), «Халык стилендәге бию (коллектив)» номинациясендә, «Бәйрәм» вокал-фольклор ансамбле (җитәкчесе — Гөлназ Әкбәрова) «Вокал-инструменталь ансамбле номинациясендә икенче урыннар, Раилә Солтанова исә «Нәфис сүз» номинациясендә беренче урын алды.

Фестивальдә барлыгы 1000нән артык сәләтле яшьләр катнашты, 132 иҗат коллективлары бүләкләнде.

Фестиваль Казан мэриясе һәм шәһәр Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, “Молодежь Казани” оешмасы тарафыннан оештырыла.

Милли сәнгатькә йөз тотып, 1992 елдан бирле ел саен уздырыла торган фестиваль быел театр елына багышланды. Чара программасы үз эченә хореография, вокал, театр, мода театры, шигырь язучы авторлар конкурсы юнәлешләрен алды. Шулай ук, фестиваль кысаларында “Ягымлы Язбикә” дә сайланды. Жюри рәисе — Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова булды.

Җиңүчеләребезне чын күңелдән котлыйбыз һәм алга таба иҗади уңышлар телибез.