Ял итәсезме?

Студентларның ел буе көтеп алган вакыты – җәйге каникул да җитте. Сессия тапшырылган, кәеф күтәренке, алда өч айлык ял мизгелләре… Безнең КФУ студентларының җәйге ялга планнары нинди икән соң? Сораштыруыбызны иң беренче булып, Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студентларыннан башлап җибәрергә булдык, чөнки алар өчен җәйге чор һәр елны практика үтүгә корылган. Быел нинди планнар көтелә икән?

Илгиз Шәкүров, 3 нче курс студенты:

— Җәйге ял чорында төп шөгыль, әлбәттә, эш булачак, чөнки планнар бик күп, Алла бирсә, яңа проектлар башлап җибәрергә телим. Башка студентлар җәйге чорны ял итү вакыты дип уйласа, минем өчен ул, киресенчә – эш сезоны. Миңа нишләптер җәй көне эшләү җиңелрәк бирелә. Шуңа күрә төп максатым яхшы һәм продуктив итеп эшләү булачак, чөнки уку белән эшне икесен бергә алып бару авыррак. Эшкә һәм укуга бертигез һәм тулысынча игътибар биреп булмый. Шуңа күрә җәйгелектә тулысынча эш белән генә шөгыльләнү күпкә нәтиҗәлерәк килеп чыга. Ләкин шул ук вакытта, эш арасында ял да итеп алырга телим, чөнки минем әле бер тапкыр да Россия чикләрен чыкканым юк. Бәлки, бу җәйдә, Алла бирсә, шушы хыялымны да тормышка ашырырмын.

Диана Садретдинова, 4 нче курс студенты:

Җәйге яллар минем өчен иң беренче чиратта туган ягым Башкортстанга кайту ул, чөнки уку вакытында бик сирәк кенә туган якларга кайтырга туры килә. Бөтен игьтибарымны укуга һәм эшкә бирергә тырышам. Ял вакытларында да, төркемдәшләрем авылга кайтып киткәндә, мин шәһәрдә калам, эшлим. Шуңа күрә җәйге ялларны күбрәк әти-әни, сеңлем янында уздырасым килә. Авылга кайткач, үзегез беләсез, бакча эше инде ул. Ләкин безнең гүзәл Башкорстан табигате кочагында һавасы җанга рәхәтлек бирә. Җәйге кичләрне дусларым белән очрашып, табигатькә чыгып, шашлыклар пешереп үткәрергә телим. Ә аннары яңа көчләр белән шәһәргә килермен, Алла бирсә.

Рания Тимергалиева, КФУ Психология һәм мәгариф институтының 3 нче курс студенты:

Яшь барган саен, каникулларга караш үзгәрә икән ул. Күбрәк мөстәкыйльлеккә омтыласың. Шуңа күрә дә быел үземә “өстәмә керем” булдыру өчен җәй буе эшләргә ниятләп торам. Шул ук вакытта укуны да онытырга ярамый. Профессиям инглиз теле белән бәйле булгач, күбрәк шушы телне өйрәнәсем, махсуслашасым килә. Практик яктан да үземне ныгытырга уйлап торам, инглиз теле буенча курслар үтәсем килә. Һәм, әлбәттә, туган йортыма кайтып якыннарыма булышу да минем планнарымның берсе булып тора.

Динәрә Гыйльфанова, КФУ Л.Толстой ис. Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының 4 нче курс студенты:

Җәйге ялларны түземсезлек белән көтеп алам, чөнки һава торышы яхшы, кояш, табигатьнең аеруча гүзәл вакытлары. Алда иң җаваплы мизгелләр көтелә. Җәйнең беренче ае – диплом алу, чыгарылыш кичәләре белән үтеп китәр. Аннан соң да ялкауланып булмый, чөнки алда “магистратура” көтә. Имтиханнарга әзерләнергә, һәм янәдән укырга керергә кирәк. Беренче максат шушы. Икенчесе, әлбәттә, чит илдә булу. Испаниягә бару теләге белән күптәннән янып-көям инде мин. Быел булыр, ахырысы, чөнки, беренчедән, мин быел кияүгә чыгам, алда әле туй мизгелләре дә көтелә, әзерлекләр таләп итә. Шуңа күрә “ял” белән артык мавыгып булмас, ә менә туйлардан соң, Алла бирса, Испаниягә барырга хыялланабыз, чөнки мин чит телләрне өйрәнгәч, бу минем өчен аеруча кызык. Узган ел дус кызларым белән Төркиягә барган идек. Анда рәхәтләнеп чит телдә аралаштым, практик яктан үземне чарладым, бик күп кешеләр белән таныштым. Быел да җәйге сезон шундый темпта тәмамланыр дигән өметтә калам.

Марсилә ФӘХЕРТДИНОВА. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.