Ял иткәндә дөньяны үзгәртеп була

Студентларның бушлай сәяхәткә чыгу һәм телләр өйрәнү мөмкинлеге бар. Моның өчен бары тик волонтерлар хәрәкәтенә кушылырга кирәк. Хәрәкәткә ничек кушылып китәргә? Без шушы сорауга ачыклык кертәбез.

22 апрель көнне КФУда AIESECяшьләр оешмасы “Feel in Turkey” дип исемләнгән конференция уздырды. Сүз 127 илдә үткәрелә торган волонтер проектлары (18-30 яшьлек кешеләр өчен) турында барды. Аларның һәркайсы БМОның 17 максатчан программасына нигезләнгән.

AIESEC – халыкара, бәйсез, коммерция эшләре белән шөгыльләнмәгән, сәяси булмаган оешма. Ул турыдан-туры яшьләр белән эшли һәм аларда лидерлык сыйфатларын тәрбияли.

Конференциядә былтыр Төркияне сайлаган яшьләр бу ил үзенчелекләре, әлеге җирлек турында кайбер фикерләрнең дөреслеккә туры килмәве турында сөйләделәр һәм җәйге ялларны чит илдә файдалы итеп үткәрергә өндәделәр.

— Әгәр сезТатарстаннан икән, Төркиядә сезгә мөнәсәбәт җылырак булачак – ди Антон Шарапов. – Без, Рәсәйдә яшәүчеләр, «салкын» халык икәнлегебезне аңладым. Без алар кадәр кунакчыл түгел икән. Исемдә калганнардан иң кызыклысы — Төркия базары…Ул аерым дөнья. Сәүдәгәрләр шундый ләззәт белән сатулашалар. 5000 мең сумлык кроссовкаларны шунда 500 сумга эләктердем. Җәй буе шулкадәр күп йөргәнмен, хәтта соңыннан, үзем хәтле сумкам урталай ярылды.

Антон былтыр AIESEC программасы буенча балаларга 2 ай дәвамында Истанбулда инглиз телен укыткан. Ләкин ул анда төрек телен үзләштерергә барган, ә чынлыкта иркенләп инглиз телендә сөйләшә башлаган. Иң кызыгы: башта шушы телләрнең берсен дә рәтләп белмәгән. Төркиянең Азия белән Европа өлешләре буенча сәяхәт иткән, алар арасында зур аерма булуын аңлаган:

– Парадокс, ләкин, минемчә, Төркиянең Азия ягы күбрәк үсеш алган. Азия өлешендә хатын-кызлар бәйсезрәк, алар яулык япмыйлар, үз хокукларын яклыйлар. Бу якта куркынычсызрак. Европа ягында чегәннәр шактый күп, гарәпләр еш очрый, бәяләр югарырак. Ләкин теләсә кайсы өлешендә дә төрекләр кунакчыл. Аларда милли горурлык көчле. Барысы да дәүләт билгеләрен ихтирам итә, әләмнәрен ярата. Кызыл байракны һәр өйдә диярлек очратып була. Төрекләр кызыл төстәге малны арзанрак бәягә сата.

Антонның сүзләрен Төркиядән Татарстанга укырга килгән Durdu Biderkesen раслады. Ул монда үз иле белән таныштырырга килгән. Янында тагын бер кыз утыра, ул да Төркиядән булып чыкты. Бераз елмаеп тыңлап утыргач, Антоннан сорый:

-Сезнеңчә Төркия турындагы стереотиплар дөреслеккә якынмы?

Антон шундук төрекләр чыннан да кунакчыл һәм кызу канлы, ди. Башта эшлиләр, аннары уйлыйлар дип елмаеп өстәп куя: “Бер тапкыр базарда мин бер сатучыдан сумкамны үзем яныма китерим дип китеп торган идем, ә ул инде башка сатучы белән бәхәскә кереп өлгергән. Берзаман боларга егермеләп кеше кушылды. Тагын акчарлаклар бүтән төрле, Босфор аша паромда йөзгәндә сак булыгыз, ризыксыз кала аласыз”.

Антонга волонтер булып 2 ай гына эшләү бик аз тоелган. Ул көз көне анда тагын бер кат булган. “Ачык йөз белән каршы алдылар. Шалтыратып күп тапкырлар кунакка чакырдылар. Үзең белән дусларыңны алып кил, дип озатып калдылар”, — ди.

Антон Төркия турында КФУда бергә укыган Эллага Графовага сөйли. Кыз да кызыксына.

-Безнең командага 20 илдән килгән яшьләр җыелды. Университет тулай торагында яшәдек, уку йорты бинасында дәресләр үткәрдек. Балалар белән төрле кызык кагыйдәләр уйлап чыгардык. Соңга калган өчен – 100 тапкыр идәннән этелү яисә тартылу. Чәршәмбе көннәрендә алсу төсле кием кием урамда йөрдек. Без моны бер фильм тәэсирендә эшләдек.

AIESECның Казан яшьләр оешмасы вице президенты Айсылу Галимова сүзләренчә, бу программалар һәр кешегә үз миссиясен табарга, дөньяны үзгәртергә булыша:

– Кайбер илләрдә хатын-кызларның хокуклары чикләнгән, алар үзләрен хуҗабикә ролендә генә беләләр, сезнең белән сөйләшеп алар үз фикерләрен үзгәртер иде.

Ләкин бу тәҗрибә түләүле. Волонтер буларак 127 илгә китү өчен, әлеге оешмага әгъза булып теркәлергә кирәк. Бу — 15 мең сум. Билетлар, гомерне иминиятләштерү, виза өчен үзегез түлисез, ә торак урын, кайсы программаларда исә ашау да бушлай. Документлар тутырганда юридик, психологик ярдәм күрсәтелә. Моннан кала, оешма түләүле стажировка программаларын тәкъдим итә, тик анда әгъзалык өчен түләү бәясе югарырак. Ләкин сез инде чит илдә үзегез акча эшли башлыйсыз. Ни дисәң дә, бу программалар мөстәкыйль тормышка беренче адым ясарга ярдәм итә ала. Җәй азагына кадәр чит илдә эшлим дисәгез, мая туплый башларга кирәк. Тиздән бу хакта да сөйләшербез.

Гөлгенә Гыймадова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.