Яльчикта «Сәламәтлек көннәре» үтә

Казан федераль университетында мөгаллимнәр һәм аларның гаиләләре өчен оештырылган Сәламәтлек көннәре башланып китте. 

Барлыгы шундый 4 чара планлаштырырлган. Шуларның иң беренчесе 21 июль көнне Марий Эл Республикасында урнашкан «Яльчик» Укыту-сәламәтләндерү үзәгендә үтте. Мөгаллимнәр һәр аларның гаиләләре иртә таңнан шәһәрдән читтә урнашкан Яльчик күленә киттеләр һәм бары тик кич белән генә хисләнеп, кайтып җиттеләр.

Сәламәтлек көне программасында күлдә коену, хәрәкәтле спорт уеннары (волейбол, бадминтон, мини-футбол, теннис, дартс), шахмат һәм шашки, балалар өчен «Күңелле стартлар», урманда йөрү һәм шулай ук концерт, викториналар кергән.

Сәламәтлек көннәрендә катнашу өчен төшке аштан кала түләргә кирәкми. Көн азагында чарада катнашучылар йомгак ясадылар һәм уеннарда катнашып җиңгән кешеләргә кечкенә бүләкләр тапшырдылар.

Яльчикта Сәламәтлек көннәре тагын 28 июль, 18 һәм 25 август көннәрендә булачак.