Җәйнең кызу көннәре бер-бер артлы узып бара.Студентлар кайсы кайда.
Хисаплау математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институтының 1 нче курс студенты Рәнис Шаронов, кафедра тарафыннан лагерьга җибәрелә.
— Рәнис, син икенче курска күчтең, беренче курс нәрсәсе белән истә калды?
— Әйе мин беренче курсны тәмамладым быел, Аллага шөкер! Уку елы тиз, кызык үтте, күп яңа кешеләр белән таныштым. Студент тормышы, гомумән башка икән — төрле студентлар, төрле укытучылар укытучылар. Яраклашып барам кебек.
— Синең яңа гына лагерьдан кайтканыңны беләбез, нинди лагерь ул? Анда ничек барып эләктең?
— Мин Яльчик лагерыннан кайттым, анда 12 көн булдык. КФУдан җибәрделәр, төгәлрәк итеп әйткәндә, Унивирсиада Авылыннан. Мин киңәш ителгән студент буларак бардым, ягъни, әңгәмәләр, сайлаулар үтү кирәк булмады.
— Үзең өчен нинди яңалыклар ачтың?
— Кешеләр. Иң мөһиме минем өчен яңа танышулар. Бу урында мин үзем өчен тормышка карашымны үзгәртә алырдай яңа дуслар таптым.
— Барысы да яңа кешеләр идеме, әллә курсташларың да бар идеме яныңда?
— Бер танышым да юк иде, бәлки, яхшыгадыр да. Мин барырга җыенып йөргәндә шул хәтле күңелле булыр дип күз алдыма да китермәдем. Яңа танышулардан тыш, команда белән эшләргә, кешеләргә ияләшү осталыгына өйрәндем.
— Тагын барасың килеп калдымы? Күңелеңдә нинди хисләр?
— Әлбәттә, бик барасым килә. Барыр өчен һәм шул ук кешеләр белән бергә эләгер өчен кулымнан килгәнне эшләргә сүз бирдем үземә.
Гөлназ ХӘСӘНШИНА. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.