Ялкаулыкны ничек җиңәргә?

Үзегезнең укыту – тәрбия процессын яхшылыкка өндәүче мәңгелек квестка әверелдерегез.

Фикерләү сәләтен үстер һәм зур максатлар куй

Телевидение, интернетта, социаль чилтәрдә утыру хыялны тормышка ашыруда сезнең иң кыйммәтле нәрсәгезне – вакытыгызны ала. Үзегезгә тапшырылган теләсә кайсы эшне сыйфатлы итеп үз вакытында тапшырыгыз. Әйтерсең лә синең алдагы тормышың шуңа бәйле. Исегездә тотыгыз: әгәр сез бүген ниндидер яхшылык эшләгәнсез икән, иртәгә тагын да арттырыбрак яхшырак башкарырга тырышыгыз.

Белегез, уку – һәрвакыт күңел ачу түгел

Бу мәсьәләне гади генә кабул итәргә кирәк: һәр файдалы мәгълүмат, һәрчак күңелгә ятып бетми. Яшьләр күбрәк файдалы ризыкка караганда фастфудны өстен күрә. Ләкин файдалы ризык аларның организмы өчен кирәгрәк. Аны кулланганда ашказаны – эчәк авырулары күзәтелми. Уку – укыту эшләнлегендә дә шулай. Билгеле, социаль чилтәрләр, фильмнар карау, уеннар уйнау ләззәт. Ләкин югары нәтиҗәләргә ирешү өчен үзеңнең ялкаулыгыңны җиңәргә кирәк.

Үзеңнең вакытыңны планлаштырырга өйрән

Берьюлы берничә эшне башкарып булмый. Планлаштырылган, ләкин тәмамланмаган эшләр җыела килеп стресс китереп чыгара. Арыганлык сизелә. Моннан котылу өчен көндәлек башларга тәкъдим ителә. Көндәлек эшләрнең вакытын язып, башкарырга кирәк. Дөрес төзелгән көндәлек план югары максатка ирешергә мөмкинлек бирә.

Белем алу мохитен табыгыз

Тормышта укырга теләк булдыру мөһим. Күп вакытта бу мохитне китапханәдә табарга  була. Уку процессыннан тыш, анда консультация алырга, үзеңне кызыксындырган сорауларга җаваплар табарга мөмкин. Рәсми атмосфера теләмәгән студентларга кафеда уңайлы өстәлләргә утырып, планшетта эшләп кофе эчәргә була.

Бәлки арыганлык җыелгандыр?

Әгәр кешегә укырга ошый икән һәм ул кинәт ялкаулана башласа, димәк, анда арыганлык җыелган. Уку графигын һәм дәресләр хәзерләү вакытын яңадан карап чыгарга кирәк. Студент үзенең ялын дөрес итеп оештырырга тиеш һәм бу уңай эмоцияләр аңа яңа үрләр яуларга көч бирә. Бушка уздырылган вакытны үкенеп искә алырлык булмасын. Шул вакытта гына кабатлаулар аша белемеңне үстереп һәм ныгытып була. Бу күренгәнчә, бик авыр түгел. Үзегезне канәгатьләндерү өчен (социаль челтәр, уеннар, кино карау һ.б.) башта билгеле вакытны аерып куй. Бу көнгә якынча бер сәгать булырга тиеш.

Спорт – ялкаулыктан дәва

Хәрәкәт – тормыш! Теләсә нинди спорт төре безне тәртипкә өйрәтә, ихтыяр көчен тәрбияли, эшнең сыйфатын үстерә. Барлык алдынгы кешеләр үзләренең тыгыз эш сәгатьләренә карамастан, спорт залда, бассейнда, фитнес белән шөгыльләнергә вакыт табалар. Бу аларның гадәтенә кергән. Спорт сезгә энергия бирә. Аның белән шөгыльләнеп арыганлык тойгысын җиңел үткәрәсең. Спорт яңа максатлар куеп, аларга ирешергә ярдәм итә. Төрле физик күнегүләр ясау системалы көндәлек йөкләмәнең артуына китерә. Мәсәлән, билгеле бер вакыт эчендә билгеле күләмдә физик күнегүләр башкару, аның санын көн саен арттыра бару кирәк. Бу схеманы белем алуда да кулланырга мөмкин. Һәр көн үзең өйрәнергә тиешле сүзләрне, әсәрдәге өзекләрне укуны арттыра баруны максат итеп куярга кирәк. Бер айдан соң алга китеш сизеләчәк.

Ләйсән ГАЛИУЛЛИНА әзерләде. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.