«Ялкын»га — 95!

Сизәсезме, яз ае конкурс-чараларга бик бай. 4 апрель көнне КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең Милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасында “Милли матбугат системасында яшьләр һәм балалар журналистикасы” дип исемләнгән II Республика фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Әлеге чараның төп максаты – мәктәп укучыларына журналистика өлкәсенә карата кызыксыну уяту, татар матбугатын үстерү.

Фәнни-гамәли конференция Флорид Әгъзәмов исемендәге аудиториядә башланып китте. Монда республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан укучылар, студентлар, укытучылар катнашты. “Яшьләребезне татар матбугатына тартырга тырышабыз. Мәктәп балалары әлеге конференция кысаларында иҗат итәләр, ә кайберләре фәнни эшләр белән шөгыльләнәләр, матбугатның тарихын өйрәнәләр, киләчәген күзалларга тырышалар. Журналистиканы бит без иҗат буларак кына түгел, фән буларак та карыйбыз”, – дип сүз тотты КФУ Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе профессоры В.З. Гарифуллин, пленар утырышны башлап.

“Ялкын” журналының баш мөхәррире И. Ф. Фазуллин һәм басмада эшләүчеләр Р.Р. Галимова, А.А.Абдрахмановалар исә “Ялкын” турында сөйләделәр. Балалар басмасы үзенең 95 яшьлек бәйрәмен билгеләп узды. Шул уңайдан әлеге конференция кысаларында да “Ялкын”га багышланган фәнни чыгышлар күп әзерләнгән иде.

Утырышта һәрбер жюри әгъзасы үз фикер-теләкләрен әйтеп чыккач, балалар фәнни эшләре, иҗат җимешләре белән чыгыш ясадылар. Аннары В.З.Гарифуллин укучыларны татар кафедрасы тарихы һәм бина белән якынрак таныштыру максатыннан кечкенә генә экскурсия оештырды. Конференциянең яшь катнашучылары экскурсиядә булган вакыт аралыгында, укытучылар үзләре дә чыгыш ясарга өлгерделәр, “Ялкын” журналы белән бәйле булган хатирәләрен яңарттылар. Бу чараны оештыручыларның берсе, филология фәннәре кандидаты Р.Л. Зәйни исә, фәнни һәм иҗади эшләрдә киткән хаталарны тәнкыйтьләп, төзәтеп чыкты, киләчәктә укучы балаларга гына түгел, укытучыларга да игътибарлырак булырга өндәде. Шулай ук конференциягә килгән барлык катнашучыларның үз фәнни эшләре белән дөнья күргән җыентыкларны алу мөмкинлеге дә бар иде.

Фәнни-гамәли конференция ахырында иң яхшы дип танылган эшләрне “Ялкын” журналының баш мөхәррире И. Ф. Фазуллин һәм Казан шәһәре Башкарма Мәгариф идарәсе методисты Р.К. Зиннәтуллин махсус бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләделәр. Гран-прины исә Арчаның 1 нче номерлы мәктәбенең тугызынчы сыйныф укучысы Рүзәл Шәрипов үз районына алып кайтып китте.

Илүзә Касыймова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.

Фотолар «Ялкын» журналы сайтыннан.