Ялларда нинди һава торышы булачак?

Май бәйрәме ялларында Татарстанда җылы, кояшлы һава торышы булачак. Бу турыда КФУ сайтына профессор Юрий Перведенцев хәбәр иткән. 

Россиянең Гидрометереология үзәге мәгълүматларына караганда, төбәктәге һава торышын түбән басым һәм циклон билгели. Иртәгә, 28 апрельдә явым-төшем көтелә. Аның күләме 10 мм булыр дип фаразлана.

«Иртәгә 13-14 градус җылы булачак, — ди Ю.Перведенцев. — Төнге температура — 6 градус җылы тәшкил итәчәк. Якшәмбе көнне көн аязыр дип көтелә. Көндезге температура — 15 градлус җылы, ә төнлә — 8 градус җылы булачак».

Шунысын билгеләп үтик, һава температурасы климатик нормага якынлаша. Алдагы көннәрдә һаваның уртача температурасы нормадан югарырак булачак. Киләсе декада турында сөйләгәндә явым-төшемнәрнең көтелмәвен әйтергә кирәк. Республика уңай температура аномалиясе йогынтысында булачак. Матур һәм җылы көннәр кояш радиациясе йогынтысында булачак.

«Иң җылы көн 3 май булыр дип көтелә. Бу көнне 23 градус җылы булачак дип фаразлана», — ди профессор.