Янымдагы фин егете – Касыйм Каадер “Туган тел”не җырлаганда елап җибәрде

22-25 апрельдә Казан шәһәренең Спорт Академиясендә татар теле һәм әдәбияты буенча VII Халыкара олимпиада гөрләде. Әлеге бәйге елдан-ел офыкларын киңәйтә бара. Татарстаннан, хәтта Рәсәйнең төрле төбәкләреннән генә түгел, ә чит илләрдән дә татар телен сөючеләр килә.

Бу ел да искәрмә булмады. Биш йөзгә якын мәктәп укучысы һәм студент үз көчләрен сынарга дип мәркәзебезгә җыелды. Алар арасында мин дә бар идем. Шуңа күрә катнашучы күзлегеннән, бу чарага карата үз фикерләрем белән бүлешәсем килә.

Мин Халыкара олимпиадада инде өченче ел рәттән катнашам. Узган елларны укучы статусында булсам, быел студентлар арасында идем. Әмма ничәнче тапкыр катнашсам да, һәрвакыт үзем өчен олимпиаданың яңа якларын ачам. Читтән ул, бәлки, көч сынашу, конкурентлык сыйфатыңны үстерү кебек күренсә дә, эчендә аның башка тормыш кайный. Монда һәрберсе инде дуслашып, туганлашып беткән. Хәтта чит илләрдән килгән кунакларны да без беләбез, алар белән һәрвакыт элемтәдә торабыз һәм һәрберебез ел саен шушы чара бүләк иткән шатлыклы очрашу мизгелләре өчен зарыгып көтә.

Беренче көн – килү, урнашу, инде күптән якын йөзләрне очрату, яңа танышулар булдыру көне. Оештыручылар ерак араларны якын итеп килгән катнашучыларны җылы сәламләде: якты һәм уңайлы Универсиада авылы бүлмәләренә урнаштырды, бүләкләр өләште, тәмле итеп ашатты. Ә кич белән барлык катнашучыларны Кәрим Тинчурин исемендәге театрга тамаша кылырга алып бардылар. Анда “Син бит минем бер генәм” дигән, йөрәк өзгеч мәхәббәт тарихын карадык.

Киләчәк көннәр турында дулкынлану хисе беразга онытылып торды. Тору урынына кайту белән, ул курку хисе кабаттан уянды. Тиз-тиз әзерләнә башладык. Укылганы укылган, кирәге кадәре ятланылгандыр инде, дигән өметләр белән олимпиаданың беренче көне үтеп тә китте.

Икенче көнне олимпиаданың теоретик өлешен яздык. Анда татар теле, әдәбияты һәм Татарстан тарихы буенча биремнәр бар иде. Дөрес, бераз авырырак булды. Студент булгач, таләпләр дә башка. Инде мәктәптә үтелгән “ия һәм хәбәр” белән чикләнмиләр төзүчеләр, эрудиция, табигый эвристикаңны да тикшереп карыйлар. Монысын да башкарып чыктык.

Катнашучыларны татар мохитенә тагын да ныграк иңдерү максаты белән, Олимпиаданың мәдәни программасында бер буш вакыт та булмады: музейдан ресторанга, рестораннан акциягә, акциядән театрга. Дүрт көн эчендә Тинчурин, Камал, Кариев театрларына барып, спектакльләр карадык. Милли музей һәм Тукай музеена барып, үзебезнең нәкъ менә шушы бөек әдипләрнең оныклары булуыбыз турында искә төшердек. “Мин татарча сөләйшәм” акциясендә катнашып, концерт программасын карап, флешмобта катнашырга да өлгердек әле. Кыскасы, күңелсезләнеп утырырга вакыт та, теләк тә булмады.

Олимпиаданың икенче туры “Татарстан дөнья киңлегендә” дигән проект эшләрен яклаудан гыйбарәт иде. Монда инде һәркемнең үз карашы, фантазиясе. Минем проектымның асылында яңа милли, бөтендөнья буйлап таралган татар халкының тормышын яктырткан, глобаль мәгълүмат чарасы булдыру иде. Кемдер татар аксессуарлары турында язган, кемдер машиналар җитештерүче КамАЗ заводының дөньяда тоткан урыны турында. Һәрберсе үзенә кызык өлкә табып, шуны тикшергән. Тик проект башкару гына түгел, аны төгәл һәм “тәмле” итеп жюри әгъзаларына җиткерү дә мөһим. Харизма, матур тел – бу очракта иң кирәкле сыйфатлар.

Өченче көн дә сизелмичә үтеп китте һәм Кариев театры артистлары башкаруында “Бер мәхәббәт тарихы” дигән уйландыргыч спектакль белән тәмамланды. Бу кичне үк нәтиҗәләр билгеле булырга тиеш иде. Төнге 11гә кадәр көттек. Ниһаять, Ватсаппка кураторыбыз 4 фамилия язып җибәрде… Башта ышанмадым, әлбәттә. Ләкин ул исемлектә мин дә бар идем! Төгәл урыннар билгеле булмаса да, иң мөһиме призерлар рәтенә кергәнмен бит! Ий, күкнең җиденче катында булганмындыр мин ул вакытта…Тик шулай да, үтмәгән дусларымны күргәч, хисләремне бераз тыярга тырыштым. Елаштык та, көлештек тә.

Олимпиаданың соңгы — көтеп алган көне дә җитте. Бүген  “Бөтенрәсәй туган тел форумы”, димәк, һәрберсе үзенә тиң урынын һәм бүләген алып, кире туган ягына кайтып китәчәк. Форум тантанасына татар эстрадасының популяр артистлары  —  “Казан егетләре”, “Алтаң” яшь башкаручылар, бию төркемнәре, Гүзәл Уразова, Фирдүс Тямаев чакырылган иде. Ә тантананы Тинчурин театрының танылган артистлары — Резедә Сәләхова белән Артем Пискунов алып бардылар. Сәхнәдән күзне ала алмыйча, һәрбер әйберне авыз ачып карап утырдык. Тиздән инде урыннар, Гран- при ияләре дә билгеле булды.

Беренчелекне алганмын икән бит, беренче! Чыннан да, көтмәгән идем, әмма һәр әйбер көтмәгәндә булган кебек, минем белән дә шулай килеп чыкты. Гран-прины Чирмешән кызы Лилия Гатинага бирделәр, шулай ук әлеге призны Чехиро Тагучи исемле япон егете һәм Башкортстаннан Тимур Суфиянов яулады. ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов та җиңүчеләрне котлады. Соңыннан аягүрә басып “Туган тел”не җырладык. Янымдагы фин егете – Касыйм Каадер, хәтта түзә алмыйча, елап та җибәрде. Шушы зур, ел буе көтеп алынган чара бераз моңсу нотада үтеп тә китте…

Чит ил кешеләренең күңелләрен дә эреткән һәм яулап ала алган, туган телең, милләтең белән ничек горурланмаска? Бүген таләпләр һәм кыйммәтләр башка. Әмма шуңа да карамастан, милләт шул ук бит. Димәк, аның киләчәге өчен бөек Тукайлар, Фәхреддиннәр, Туфаннар кебек янып, яшьнәп яшәргә кирәк. Моны олимпиадаларда, милли форумнар вакытында гына искә төшереп түгел, ә һәрвакыт онытмау безнең турыдан-туры бурычыбыз!

Алсу Мансурова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе студенты.