Яр Чаллы институтының чит ил студентлары азык-төлек җыелмалары алды

Акциядә югары уку йорты, предприятие, шәһәр администрациясе вәкилләре, шулай ук шәһәрнең үзбәк җәмгыяте вәкилләре һәм әгъзалары катнаша.

КФУның Яр Чаллы институтында чит ил студентларына ярдәм йөзеннән күркәм акция оештырылды. 

Дөньякүләм пандемия теге яки бу дәрәҗәдә һәр кешегә кагылды, һәм күпләр, шул исәптән, КФУның Яр Чаллы институтының чит ил студентлары да хәзер катлаулы тормыш хәлендә калды. Алар хәзерге вакытта безнең шәһәрдә үз-үзеңне изоляцияләү режимында дистанцион укуда. Акчаларны күчергәндә түләү системаларының электрон сервислары белән дә кыенлыклар килеп чыга. Бүген КФУның Яр Чаллы институты тулай торакларында 1000 чит ил студенты яши.

КФУның Яр Чаллы институты җитәкчелеге мондый студентларга ярдәм итү турында карар кабул итте. Акциянең беренче көннәрендә югары уку йорты вәкилләре көче белән махсус категориягә керүче студентлар өчен 28 продукт җыелмасы тапшыра алды (бу аз керемле, күп балалы, тулы булмаган гаиләләрдә яисә сәламәтлеге, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр яши торган гаиләдәге студентлар).

Шуннан соң акциягә битараф булмаган башка Чаллы халкы, шәһәрнең кайбер предприятиеләре кушылды. Беренчеләрдән булып ТР Дәүләт Советы депутаты һәм КФУның Яр Чаллы институты Попечительләр советы әгъзасы Олег Коробченко һәм Алабуга районының «Агрофирма морты» ҖЧҖ вәкиле Шәфкать Әхмәтҗанов ярдәм итәргә ашыкты. Алар чит ил студентларына 10 капчык борчак, 1 тонна бодай оны, 15 литр көнбагыш мае, коры җиләк-җимеш пакетлары һәм 150 медицина битлеге тапшырды. Генераль директоры Рафаэль Юнысов булган «Чаллы-Икмәк» АҖ  ике көн дәвамында тулай торакка 400 буханка икмәк тапшырды. «Родник» Халыклар дуслыгы йортының, рәисе Шерал Хажимуратов  һәм вәкил Толиб Тошев булган үзбәк җәмгыяте дә акциядән читтә калмаган.

Студентларга китерелгән продуктлардан җыйган азык-төлек җыелмалары әзерләгәннәр. Барлыгы 36 данә май, 10 кап чәй, 3 тартма печенье һәм шоколад, 36 кг фарш, 5 тартма тавык боты, 5 капчык шикәр һәм макарон эшләнмәләре, 10 капчык карабодай өләштеләр.

Шулай ук җомга көнне  Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев та хәлләреннән килгәнчә студентларга ярдәм итте. Ул студентларга азык-төлек продуктлары һәм беренче кирәк-яраклар: 2,5 тонна бәрәңге, 1 тонна кишер һәм чөгендер тапшырды.

Гомумән алганда, 900 азык-төлек җыелмасы килеп чыкты. Чит ил студентларына ярдәм итү акциясе дәвам итә.

Автор: КФУ Яр Чаллы институтының медиакоммуникацияләр үзәге