Ярат, Кеше, кешене…

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г. Тукай исемендәге югары мәктәбендә матур очрашу — Математика  һәм информатика юнәлешендә белем алучы I курс студентлары һәм Филология юнәлешендә белем алучы IV курс студентларының Рифат Җамал белән очрашуы булып үтте.

Кемнәр белә-нәрсә дөрес:

Пыскып озак янумы?

Әллә инде яшен кебек

Бер күкрәп алумы?!

Рифат Җамал. “Кеше яратып яшәргә тиеш!”

Шагыйрьләр белән очрашу, гадәттә, хисләр, матур сүзләр, шигырь белән башлана иде. Ләкин шәхес үзенчәлекле булгач, очрашу да башкачарак була икән. Сүз ир-егетләрнең хатын-кызларга караганда бик аз булуыннан башланып китте. Аудиториядәге бер егетне күргәч, башка төрле фикер туа да алмас иде.

Профессор, фән докторы, Казан ветеринария институтында ректор вазыйфасын үтәгән кешенең иҗаты, әлбәттә, гади һәм башкаларныкына охшаш була алмый. Ул ирешкән дәрәҗәләренең сәбәпчесе итеп, балачактан ук  укыган китапларын саный. Белемсез кеше шагыйрь була алмыйдыр да.

“Шигырь!” –диеп сүзләр тездем,

Кайберәүләр көлделәр.

Күпмесеннән шуңа күрә

Калды инде көл генә.

   Рифат Җамал, “Күңел сүрәләре” җыентыгыннан

“Операция ясар өчен, рәссамчы булырга кирәк”, — ди Рифат ага. Шагыйрь җанлы кеше өчен дәвалау –шулай ук аерым бер сәнгать төренә әверелгән. Кечкенәдән үк иҗат итсә дә, аның китаплары  бик соңлап кына дөнья күрә башлый. Ләкин мактаулар урынына, “Корбанов акча түләп, шигырь китабы чыгарган…” дигән сүзләр килеп ирешә. Алга таба бу эшне дәвам иткәч кенә, Рифат Җамалны инде шагыйрь буларак та таный башлыйлар.

Хәзерге көндә Рифат ага үз шигырьләрен интернет челтәрендәге “Одноклассники” битендә урнаштыра икән. Татарстан гына түгел, башка чит төбәкләрдән дә укучылар бар, хәтта аның шигырьләре ярдәмендә татар телен дә өйрәнәләр.

Студентларга мондый шагыйрьләр белән еш очрашырга туры килми. Шуңа күрә дә аларның кызыксынулары көчле булды. Фирүзә Рахматуллина: “Безнең белән очрашуга килгән язучы яисә журналисттан үземә нинди дә булса яңалык алырга тырышам. Бүгенге кунагыбыз Рәдиф Җамалның сүзләрен «гупка» кебек сеңдереп утырырга була. Үзе ветеринар, шагыйрь , шуңа өстәп чәчәкләр дә үстерә. Тышкы кыяфәте белән үземнең әтиемә охшаган. Әтием гармун уйнаганга, мин аннан «Ә сез берәр төрле уен коралында уйныйсызмы?» — дип сорадым.  Җавабы, гадәттәгечә, кыска һәм төгәл булды: “Бер дустым миңа: “Рифат, син нәрсә эшли беләсең дип сорамыйм, нәрсә эшли белмисең дип сорыйм?»- дигән иде”. Шагыйрь балачакта гармунда уйнарга өйрәнеп караса да, бу эшен дәвам итмәгән булып чыкты.

“Рифат Җамал белән очрашу безнең өчен рухи азык булды. Әлеге шәхес безнең күзаллауларны тагы да киңәйтергә ярдәм итте. Рифат абыйның чыгышыннан аның үз сүзен курыкмыйча халыкка житкерә торган шәхес икәнлегенә төшендек” – дип үз фикерен  белдерде студентыбыз Ландыш Салихова.

“Кешегә сәләт табигатьтән бирелә”, — ди шагыйребез. Я бар ул, я юк. Ә менә Рифат Җамалга Ходай барын да биргән. Фән эшлеклесе, заманында спорт остасы, шагыйрь, чәчәкләр үстерүче…санап бетерерлек түгел. Үзе әйтмешли, боларның барысына да ул ярату аша ирешкәндер. Шагыйрьнең тормыш девизы: Һәрвакыт яратып яшәргә кирәк!

Ярат, Кеше, кешене,

Олыны һәм кечене,

Сине тапкан Әнкәңне

Һәм үстергән  Әткәңне…

Рифат Җамал, “Күңел сүрәләре” җыентыгыннан.

Чыганак: https://kpfu.ru/philology-culture/39keshe-yaratyp-yash1241rg1241-tiesh39-341485.html