Яраткан эшеңне табарга тырыш

Укып бетергән кешеләрнең үз профессиясендә эшләве икеле, кайберләре профессиясен яратмый, ялгыш сайлаган яки яхшы өйрәнмәгән, үз кулында берәр һөнәре юк булып чыга. Кемдер туганнары тарафыннар яхшы хезмәткә урынлаштырыла, кемдер үз көче белән хезмәт таба. Укудан соң үз хыялыңдагы эшне табу җиңел түгел, әлбәттә.  Журналистикада укыган кайбер кызлар фитнес залында балет өйрәтә, кайбер математиклар әдәбият укытучысы булып эшли Мондый мисаллар күп инде, иң мөһиме үзе яраткан һәм үзе булдыра ала торган хезмәтне эзләргә кирәк, университет безгә белем бирә, акыл түгел. Акыл ул тәҗрибәдән килә, китаптан түгел.

Үзе эшләп карамаганга хәтле ни буенча таланты бар икәнен белә алмый кеше, шуңа күрә күп яктан эзләнү, нинди хезмәт табылса эшләп карарга кирәк.

Хәзерге уку хезмәт табу өчен генә булып калган шикелле, белем өчен укып яткан кешеләр аз, диплом өчен укыганнар күп, димәк хезмәт өчен укыганнар күп, диплом ул хезмәткә кирәк.

Кем нәрсә эшләсә дә ул үзенең киләчәге өчен эшли, бар әйбер үз кулында.  Уку беттереп, хезмәт табу авыр түгел, авыры —  кулың җитмәгән җиргә талпыну.

Акчаны иң күп таба торган җирне эзләмәскә, иң яраткан һәм кулыңнан килә торган эшне эзләргә кирәк,акчаны күп тапсаң да анда сиңа шатлык булуы икеле, тапкан акчаң сәламәтлегең өчен генә китеп калуы мөмкин, әгәр дә син үзең яраткан хезмәттә булсаң, анда акча аз булса да сиңа куаныч бар, үзең яраткан булгач яңа нәтиҗәне дә алып килүең мөмкин.

Бу дөньяга килгән икәнсең,калганнар өчен берәр нәрсә калдырып китәргә тырыш.

Надир ФАТИХ. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе магистры.