Яңа үрләр яулау

IBM фирмасы һәм компьютерлар уйлап чыгаручы АСМ халыкара галимнәр оешмасы 30 елдан артык укучылар һәм студентлар командалары арасында программалаштыру буенча олимпиада оештыра. Бу олимпиада өч турда уза. Сарытауда Идел буе һәм Кавказдагы югары 140 уку йортыннан студентларны җыеп октябрьда чирек финал уздырыла. Декабрь башында 1000 командадан БМБда чирек финалны откан 200 команда җыела. Шулар арасыннан 12-15 команда финалга уза. Дөнья финалында 8000 командадан чирекфиналны узган 100 команда катнаша. Финал ел саен төрле калаларда уздырыла. Бу уку елының азагында финал 2016 елның 25 июнендә Марокконың Маракеш шәһәрендә узачак.
Бу ярышларда Татарстаннан КФУ, КАИ (КНИТУ), Түбән Камадан ХТИ студентлары катнашып йөрде.
КФУ командалары, 2002 елдан бирле олимпиадада төрле елларда чирек финалда дипломнар яулап, ярымфиналга узып, икенче дәрәҗәдә дипломнар алып кайтып, бер-ике урын җитешми, финалга уза алмады.
Быелгы уку елында исә Казан федераль университеты командасы Хисаплау математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институты тарафыннан оештырылды. Уку йортыбыз данын әлеге институтның магистрлары Динар Гайнетдинов, Владимир Бутин, Рәмис Ямилов яклады. Алар 2 нче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнгәннәр. Димәк, бу егетләр, Санкт-Петербургтагы ярымфиналны узып, финалга барачак.
Командалар Хисаплау математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институтының олимпиадага әзерләү үзәгендә әзерләнде.

Равил һәм Камил Һади