Яшь астрономнарга — премия

КФУда Шәүкәт Хәбибуллин исемендәге премия тапшырылды. Аңа КФУның Физика институтының астрономия һәм космик геодезия кафедрасы магистранты Луиза Булатова ия булды. Аны институт директоры Сергей Никитин һәм астрофизика һәм космик геодезия бүлеге мөдире Наил Сәхибуллин тәбрикләделәр. 

Шәүкәт Таип улы Хәбибуллин исемендәге стипендия КФУның Галимнәр советы карары нигезендә елына 2 тапкыр бирелә. Аңа яхшы укыган магистрантлардан бигрәк астрономия һәм космик геодезия өлкәсендә уңышлы фәнни тикшеренүләр үткәрүче һәм фәнни конференцияләрдә актив катнашучы яки физика һәм математика олимпиадалары җиңүчеләренә бирелә.

2 нче курс магистранты Луиза Булатова астрономия һәм космик геодезия кафедрасы профессоры Рафаэль Кащеев җитәкчелегендә геодезия өлкәсендә тикшеренүләр үткәрә. Аның әйтүенчә, әлеге тикшеренүләрнең нәтиҗәсе Айны актив үзләштерү башлангач кирәк булачак.

ТАССРның атказанган фән эшлеклесе Ш.Хәбибуллин (1915-1966) — Казан университетын тәмамлаган, күренекле галим. Аның төп хезмәтләре Айның әйләнү теориясенә, селенодезия һәм йолдыз астрономиясе өлкәсенә карый. Шәүкәт Хәбибуллин астрономия кафедрасы белән җитәкчелек итә, физика факультеты деканы, Казан университетының фән буенча проректоры була.