Яшь галимнәр кайсы институтларда тәрбияләнә?

Университет диварларында үсүче яшь галимнәр ни белән кызыксына һәм нинди ачышлар ясый? Казан федераль университетында май азагында үткәрелә торган матур традиция – КФУ студентлары арасында иң яхшы фәнни эш конкурсы нәтиҗәләренә йомгак ясау тантанасында бу сорауларга җавап табарга мөмкин иде.

Тантанада КФУ фәнни эшчәнлек буенча проректоры Данис Нургалеев, КФУ фәнни-тикшеренү эшчәнлеге идарәсе башлыгы Наталья Журавлева, конкурсның төрле юнәлешләре буенча жюри рәисләре Леонид Попов, Илгизәр Рәхимов һәм КФУ яшь галимнәр ассоциясеннән вәкилләр, студентларның фәнни җитәкчеләре катнашты.

IMG_8988

Чара студентлар гимны – “Gaudeamus”ны җырлаудан башланып китте. Казан федераль университеты студентларының фәнни-эзләнү эшләре университетыбызда үткәрелүче 2 мөһим чара – студентларның фәнни йомгаклау конференциясе һәм иң яхшы фәнни эш конкурсы нәтиҗәсе. Бу чаралар студентларга үз идеяләрен тормышка ашырырга, тәҗрибә алмашырга һәм фәнара бәйләнешләрне табу мөмкинлеге.

IMG_8992

Аерым алганда, 2016 елда КФУ студентларының фәнни йомгаклау конференциясендә барлыгы төрле юнәлештәге 300 секция эшләгән. КФУның өстенлекле үсеш юнәлешләре буенча 4800 доклад тәкъдим ителгән. Конференция нәтиҗәләре буенча фәнни мәкаләләр һәм тезислар җыентыгы чыгару күздә тотыла анда барлыгы 800 мәкалә, 1600 тезис кертелер дип көтелә.

КФУ студентлары арасында иң яхшы фәнни эш конкурсы 3 турда үткәрелә. Беренче тур нәтиҗәләре буенча 17 институттан һәм факультеттан жюри хозурына 168 эш тәкъдим ителгән. Икенче турда жюри үз эшен 3 юнәлештә: табигый фәннәр, инженер-техник, социогуманитар фәннәр секцияләрендә дәвам иттерә. Өченче турга табигый һәм инженер-техник юнәлеш буенча 28, ә социогуманитар фән юнәлеше буенча 15 эш үтә һәм аларның барысы да диярлек жюриның югары бәясен ала. Конкурс нәтиҗәләре буенча җыентяык бастырып чыгару күздә тотыла. Анда барлыгы 168 мәкалә бастырылачак.

IMG_9003

Табигый һәм инженер-техник фәннәр юнәлеше буенча югары бүләк – беренче дәрәҗә дипломны 3 кеше алса, социогуманитар юнәлеш буенча бары тик 1 генә җиңүче билгеләнде.

IMG_9205

Шунысын билгеләп үтик, КФУ студентларының иң яхшы һәм көчле эшләре – конкурс җиңүчеләре сентябрьдә КФУда үтәчәк “Киләчәк фәне – яшьләр фәне” икенче фәнни яшьләр форумы кысаларында үтәчәк Бөтенрәсәй студентларның һәм аспирантларның фәнни-тикшеренү эшләр конкурсында катнашачаклар. Казанда мондый чараларны үткәрү гамәли һәм фундаменталь тикшеренүләрне популярлаштырырга, яшь галимнәрнең фәнни активлыгын, төрле буын галимнәре арасында бәйләнешне үстерүгә ярдәм итәчәк. Бүгенге конкурс җиңүчеләре – КФУның студентлар фәне йөзе.

P.S. Бу турыда тулырак 27 нче майда чыгачак газетабызның кәгазь вариантыннан укып булачак.