Яшь галимнәргә ярдәм

2019 елда Россиянең яшь галимнәренә – фән кандидатлары һәм докторларына дәүләт ярдәме күрсәтүгә РФ Президенты грантларын алу хокукына ия булу өчен гаризалар кабул ителә башлады.

Гаризалар 2018 елның 25 декабреннән 2019 елның 31 гыйнварына кадәр РФ Президентының Грантлар буенча сайтында (https://grants.extech.ru/) электрон рәвештә кабул ителә.  

Конкурсларда Россиянең фәнни яки белем бирү оешмалары, шулай ук Россиянең яшь галимнәре – фән кандидатлары һәм докторлары белән хезмәт мөнәсәбәтләрендә булган казна учреждениеләреннән тыш, фәнни-техник продукция җитештерә торган оешмалар катнаша ала.