Яшь галимнең яңа җиңүләре

КФУ доценты Татарстан Республикасының иң яхшы яшь галиме булып танылды.

Республика конкурсы Татарстан Республикасының фундаменталь һәм гамәли фән үсешенә зур өлеш керткән сәләтле яшь галимнәрне билгеләп үтү максатыннан үткәрелә. Конкурсның оештыручылары булып Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре буенча һәм спорт  министрлыгы, Яшь галимнәр һәм белгечләр иҗтимагый хәрәкәте булып тора. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы  IT-паркта VII Республикакүләм «Безнең Татарстан» яшьләр форумы кысаларында үтте.

Конкурсның җиңүчеләре арасында «Социогуманитар фәннәр өлкәсендәге иң яхшы яшь галим» номинациясендә беренче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнгән педагогика фәннәре кандидаты, КФУ Педагогика һәм белем бирү институты укыту һәм тәрбия методологиясе кафедрасы доценты Рәмис Рәфәгать улы Насыйбуллов та бар. Аның фәнни эшчәнлегенең төп юнәлеше югары һөнәри белем бирү системасында дистанцион рәвештә укытуны куллану һәм өйрәнүгә багышланган.  Аның тарафыннан  дистанцион белем бирү проблемасына багышланган фәнни, фәнни-гамәли мәкаләләр циклы эшләнгән һәм бастырылган. Соңгы 3 елда Рәмис Рәфәгатович РФ ВАК үзәк рецензияле журналларында 8 публикация, тагын чит ил журналларында 11, 3 уку-укыту әсбабы һәм психологик-педагогик терминнар сүзлеге эшли. Әлеге барлык фәнни хезмәтләр заманча мәгарифне үстерү өчен фундаменталь әһәмияткә ия. Яшь галим шулай ук Халыкара фәнни-гамәли конференцияләрнедә актив катнаша.

Яшь галимне коллегалары лаеклы җиңүләре белән котлыйлар һәм алдагы фәнни-педагогик эшчәнлегендә иҗади уңышлар теләп кала.