Яшь геологларның XI Бөтенроссия ачык кыр олимпиадасын КФУ галиме җитәкли

10 нчы августка кадәр Кемерово шәһәрендә яшь геологларның XI Бөтенроссия ачык кыр олимпиадасы дәвам итәчәк. Ул 29 нчы июльдә башланган иде.

Олимпиадада  республика командасын КФУның Геология һәм нефть-газ технологияләре институты директоры урынбасары Андрей Терехин һәм Казандагы 7 нче гимназиянең география укытучысы Татьяна Афанасьева җитәкли.

Командада Татарстан мәктәпләреннән республика олимпиадаларында призлы урын алучылар һәм җиңүчеләр, аерым алганда Казанның 7 нче гимназиясеннән Рената Дәүләтова, КФУ IT-лицееннан Булат Газизуллин һәм Розалия Садритдинова, Казандагы 83 нче лицейдан Камил Миннебаев, Түбән Камадагы 22 нче гимназиядән Антон Толстиков, Әлмәттәге 2 нче лицейдан Әминә Газизуллина, Эльвина Гареева, Виолетта Мохова бар.

Олимпиадада Россиядән һәм якын чит илләрдән 40тан артык команда — барлыгы 500гә якын укучы катнаша.