“Яшь гвардия”че Ленара Гатауллина: “Яшьләр арасында тарихи хәтерне саклап калыр өчен көч куярмын”

“Минем өчен проблемалар юк, чишелергә тиешле бурыч кына бар”, – ди, КФУ студенты Ленара Гатауллина. Җәмәгать эшләрендә актив катнашучы,  тарихны яраткан, казу эшләреннән курыкмаган чын патриот Ленара, безне үҗәтлеге һәм максатчанлыгы белән рухландырды.

Кыскача белешмә:

Исеме: Ленара Гатауллина;

Туган җире: Бөгелмә районы;

Уку урыны: КФУ, магистратураның 2 курсы;

Белгечлеге: социолог.

– Ленара, студент тормышының “тәмен” нәрсәдән табасың?

– Студент тормышында булдыра алган кадәр барлык мөмкинлекләрне дә файдаланырга кирәк: төрле чараларда катнашу, аларны оештыру, имтиханнарга әзерләнү максатыннан төннәрен йокламау, “шпоралар” әзерләү, яңа дуслар, тулай торактагы күршеләр… Саный китсәң студент тормышының тагын бик күп үзенә генә хас үзенчәлекләре бар. Аның тәме шуннан гыйбарәттер.

– Студент елларыннан үзеңә нинди тормыш дәресе алдың?

– Беренче чиратта – алган белемнәр. Киләчәктә файдасы булыр дип ышанам, гәрчә, ул белемнәрне мин инде бер генә тапкыр кулланмадым. Иҗтимагый эшчәнлектән, кешеләр белән аралашу, уртак кызыксынулары булган шәхесләрне ниндидер эш өчен берләштерү һәм, әлбәттә, төрле чараларны оештыру тәҗрибәсен атап китәр идем.

– Бүгенге яшьләрдә нәрсә җитми? Ни өчен кемнәргәдер уңыш елмая, ә кайберәүләр җиңелү ачысын татый?

– Теләк җитми. Минемчә, теләге булган кеше һәрвакыт максатына ирешә. Үз мисалымда мин моңа берничә тапкыр инандым. Тагын тырышлык җитеп бетми дип уйлыйм, үзем дә эшне азагына җиткереп бетермичә, ярты юлда ташлап калдырган кешеләрне беләм, шуңа күрә дә алар җиңелү ачысын татый.

– Сине кем һәм нәрсә илһамландыра?

– Төгәл генә әйтә алмыйм. Мин, гомумән, яраткан эшем белән шөгыльләнәм.Ул мине максат куярга, яңа үрләр яуларга илһамландыра да инде.

– Иҗтимагый эшчәнлегеңне ничек башлап җибәрдең?

– Иҗтимагый эшчәнлегем очраклы рәвештә генә башланып китте. Ике ел Универсиада Авылында яшәгән дәвердә мин, дөресен генә әйткәндә, укудан башка берни белән дә кызыксынмый идем. 3 курста укыганда Студентлар шәһәрчегенә күчтем һәм мине тулай торак рәисе итеп билгеләделәр. Шуннан башланды инде. Беренче вакытларда авыр булды, чөнки беркемне дә белмисең, берни аңламыйсың, барысын да яңа баштан башларга кирәк, ләкин аның бөтен кызыгы шунда. Аеруча 4 курста укыганда бурычлар артты, диплом да язасы, тулай торакта төрле бәйгеләр оештырасы, ләкин һәр нәрсәнең үз вакыты бар, өлгерә идем. Нәкъ шушы вакытта мин төрле республикакүләм проектларда катнаша башладым, тормышымны “Яшь гвардия” белән бәйләдем.

– Җәмәгать эшләрендә актив катнашучы буларак, мөмкинлек булса, илдә, республикада нинди үзгәрешләр кертер идең?

– Авыр сорау, башыма бер уй гына килә: киң масштабта уйла, таррак мәгънәдә эшлә, ягъни әгәр дөньяны үзгәртергә теләсәң, беренче чиратта үзеңнән, якын танышларыңнан башла. Үземә килгәндә, бигрәк тә яшьләр арасында тарихи хәтерне саклап калырга көч куярмын дип уйлыйм.

– “Яшь гвардия” оешмасындагы эшчәнлегең хакында да сөйләп уз әле.

– “Яшь гвардия” – яшьләр өчен төрле иҗтимагый-сәяси, патриотик, экологик һәм башка проектларны гамәлгә ашыру белән шөгыльләнүче иҗтимагый оешма. Монда теләгән һәр кеше үзенә шөгыль таба ала. Мин бирегә 2017 елда “ПолитЗавод” республикакүләм иҗтимагый-сәяси проектта җиңеп чыккач эләктем. Башта активист кына булдым, төрле чараларны оештыруда ярдәм иттем. 2018 елда исә 4 курсны тәмамлагач, аппарат җитәкчесе булып эшкә урнаштым. Минем эшчәнлек документлар белән эшләүдән һәм оештырудан гыйбарәт.

– Җиңүнең 75 еллыгына ничек әзерләндегез?

– Пандемия булу сәбәпле, Җиңүнең 75 еллыгын үткәрүдә планнар үзгәрде, шуңа да карамастан, бәйрәмне вазгыятькә карап үткәрдек. Гыйнвар аенда ук без “Ветеран белән ял көне” дигән акция башлап җибәрдек, ягъни без сугыш һәм тыл ветераннарына барып йорттагы эшләр белән ярдәм итә идек, алар белән аралаштык. Әлегә акция туктаталды, илдәге вазгыять үзгәргәч, янә дәвам итәрбез дип уйлыйм. 7 май көнне сугыш ветераннарының балконнары астында шәхси концерт оештырдык. Шулай ук “Каһарманнар урманы” дигән акция дә бар. Без республика халкына агачлар өләшәбез һәм аларны каһарманнарның истәлегенә утыртырга киңәш итәбез. Өстәвенә, Җиңү авазын “җиткергән” 1945 елның 10 маеннан “Правда” газетасын да өләшәбез.

– Тарих белән кызыксынасың. Бу социаль челтәреңдәге биттә дә күренә. Тарих бүлегенә укырга керү теләге юкмы?

– Тарих белән мин мәктәптә укыганда, тәүге тапкыр әлеге дәрес белән танышкач та кызыксына башладым. Тарих темасына китаплар уку белән мәшгуль идем. Әлбәттә, тарих бүлегенә укырга керергә теләк зур иде, әмма үзем сайлаган юл белән дә канәгать мин. Тарих минем өчен күбрәк кызыксыну, хобби. Ләкин берничә елдан соң шул кызыксынуны мин барыбер дә югары уку йортында укып чыгып, тормышымның мөһим эшчәнлегенә әверелдерергә телим.

– Син казу эшләрендә дә катнашкансың…

– Беренче тапкыр казу эшләренә мин мәктәптә укыганда ук бардым. 7 сыйныфта безгә шундый тәкъдим белән чыктылар, без ризалаштык. Миңа бик ошады, бу минем стихия. Бөек Ватан сугышы эзләре буйлап… Без госпиталь булган урыннан Кызыл Армия солдатларының сөякләрен таптык. Курку хисе һич кенә дә булмады, киресенчә, бу мавыктыргыч сәяхәт иде. Ике атна эчендә, якынча 50 эзтабар 268 кешенең сөякләрен казып алып, зиратка күмдек. 8 сыйныфны тәмамлагач миңа янә казу эшләренә бару бәхете елмайды. Ленинград өлкәсенә. Бу юлы эшләүе авыррак иде, чөнки эзләнүләрне сазлыклы җирдә алып бардык. Безгә һәрвакыт суда булырга туры килде дисәм дә ялгыш булмас. Дымлы урын булганга күрә, хәтта канлы ит калган сөякләр тапкан очраклар да булды, тик әлеге фактор да безгә барысын да ташлап кайтып китәргә сәбәп була алмады. Гомумән, казу эшләренә мин очраклы рәвештә генә эләккәнем дип уйламыйм. Моңа кадәр дә даими рәвештә походларга еш бара идем, елга-күлләрне бер тапкыр гына кичәргә тур килмәде. Андый шартларда булу минем өчен ят күренеш түгел.

– Кайбер яшьләр, кызганч, гаилә, ил тарихы белән кызыксынмыйлар. Бу хакта нәрсә уйлыйсың? Киләчәктә үзгәрешләр булырмы?

– Кызганыч, күпләр ата-бабаларының, иленең тарихын белми, алга таба андый яшьләрнең саны артыр дип тә уйлыйм. Әгәр яшьләр үзләре бу хакта уйлана башламаса, әлбәттә. Шуңа күрә тарих фәнен укытуда кызыклы формат кулланырга кирәк. Хәзер моның өчен шартлар бихисап: фильм, сериал, уен, хәтта тарихи вакыйгаларны сурәтләүче комикслар да чыгаралар – боларның барысын да кирәкле юнәлештә генә кулланырга кирәк.

– Максатларыңа ничек ирешәсең?

– Бар да гади: максат куям – аңа таба барам. Минем өчен прблемалар юк, чишелергә тиешле бирем, бурыч кына бар, һәм һәрвакыт азактагы бүләк һәм тәҗрибә хакында истән чыгармыйм.

– Сер булмаса, нинди хыялың бар?

– Ничек кенә баналь яңгырамасын, минем хыялым – тарих буенча укытучы яки репетитор булу.

Алинә Юнысова.

Фотолар шәхси архивтан алынды