Яшь иҗатчылар Төркиядә…

Өч яшь татар иҗатчысы – яшь шагыйрьләр Эльвира Һадиева, Фәнил Гыйләҗев, прозаик Айгөл Абдрахманова Төрки дөньяның яшь язучылары җыенында катнаша. Айгөл КФУ аспиранты да әле, башка катнашучылар да безнең университетны тәмамлаучылар.

Төрки дөньяның яшь язучылары җыены 14-18 август көннәрендә Истанбул шәһәрендә үтә. Биредә 22 илдән яшь иҗатчылар катнаша. Халыкара чараны Төркия дәүләтенең Мәдәният һәм туризм министрлыгы һәм Евразия язучылар берлеге үткәрә. Җыен программасында – лекцияләр, мастер-класслар, төрки дөньяның күренекле әдәбиятчылары белән очрашулар.

«Җыенның максаты – төрки телле яшь язучыларның иҗатын пропагандалау, аларны үзара берләштерү, тәҗрибә уртаклашу, – ди Татарстан Язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары, М.Җәлил премиясе лауреаты, шагыйрь Рәмис Аймәт. – Безнең бу халыкара җыенга дүрт язучы барырга тиеш иде. Кызганыч, Рөстәм Галиуллин бара алмады».

Рәмис Аймәт яшь шагыйрьләр Эльвира Һадиев һәм Фәнил Гыйләҗевның Язучылар берлеге әгъзалары булуын, инде китаплары чыккан актив иҗатчылар икәнен ассызыклады. Айгөл Абдрахманова – матбугатта әсәрләре еш күренә башлаган яшь прозаик.

Рәмис Аймәт Татарстанда яшь язучылар белән актив эш алып барылуын искәртеп узды. 2015 елда яшь шагыйрьләрнең рус һәм татар телендәге шигырьләреннән «Яңа дәвер шигърияте антологиясе» басылып чыгуын, Казанда Төрки дөньяның яшь язучылар фестивале үтүен дә әйтте.

«Истанбулда үткән халыкара җыеннан соң да яшь язучылар иҗаты җыентык булып чыгу күздә тотыла», – диде ул.