Яшәү коды

Без,  татар филологиясенең 2 нче  курс журналистлар төркеме, “Гыйлем” проекты җитәкчесе Айдар Шәйхин, “Ялкын” журналының баш мөхәррире Йолдыз Миңнуллина, бүлек мөхәррире  Айгөл Абдрахманова һәм психолог Люция Закирҗанова белән очрашты. Очрашу без күнеккән журнал турында сөйләшүдән дә, проектлар белән таныштырудан да гыйбарәт түгел иде.”Кислород бетәргә 45 минут вакытыгыз калды. Дөрес кодны җыйсагыз, исән кала аласыз”, — диде Айдар безне бераз аптырашта калдырып.

“Үлемебез шушы икән…”,  дип авыр сулады кайберәүләр, “Аа-аа-аа, нишлибее-ее-ез?” дип сузды берәүләр, ә берсе исә: “Туктагыз! Мин кодны беләм бугай!, — дип сөрән салды.

Соңрак ачыкланганча, әлеге экспериментның төп максаты булып безне үтерү дә, җәфалау да түгел, ә бәлки кыен ситуацияләрдә үзебезне ничек тотуыбызга анализ ясау торган. Нәтиҗәләр куандырырлык: эшнең нидә икәнен аңлап алып, без ашыкмый, кабаланмый (аерым кешеләрне алмаганда) бердәм рәвештә кодны җыйдык  һәм исән калдык. Безнең үз-үзебезне тотышыбызны күзәткән психолог Люция Закирҗанова фикеренчә, мондый уен тибындагы экспериментлар ярдәмендә төркемдә (сыйныф һ.б) кемнең кем икәнен бик тиз чамаларга мөмкин. Ул төркемебездә кемнең лидерлык сыйфатларына ия, кемнең оештыру сәләте барлыгын атады.