Яшь лидерлар өчен торак алуга конкурс башланды

24 июньдә Татарстан Республикасында яшьләрнең торак конкурсы башланып китте. Ул «Татарстан Республикасы Студентлар Лигасы» төбәк яшьләр оешмасы һәм ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы белән бергәлектә оештырыла. 

Гаризаларны 2019 елны 13 августына кадәр бирергә мөмкин. Конкурска йомгакны 6 сентябрьдә ясаячаклар.

Яшьләр сәясәте өлкәсендәге лидерлар өчен Татарстан Республикасындагы социаль ипотека программасы буенча льготалы шартларда тораклы булу мөмкинлеге 2012 елдан гамәлдә һәм яшь лидерлар өчен көчле мотивация булып тора. Һәр елны 49 җиңүче ачыклана һәм алар социаль ипотека конкурсында катнашу хокукын алалар.

Катнашуга 18-30 яшьлек гражданнар (35 яшькәчә галимнәр), гаиләдәге 1 әгъзага 18 кв. метрдан кимрәк гомуми мәйдан туры килгән яшьләр кертелә. Аларның даими тору итеп Татарстан Республикасы теркәлергә тиеш. Шулай ук яшьләрнең Татарстан Республикасында яшьләр сәясәте өлкәсендә эшләүләре төп шарт булып тора.
Тулырак мәгълүмат әлеге сылтама буенча.