Мәгълүм ки, йокы вакытында организм ял итә: үзәк нерв системасының ярсынучанлыгы, мускулларның киеренкелеге кими, баш миенең аерым бер бүлекләре эшчәнлеге туктала, йөрәк эшчәнлеге һәм сулыш акрыная, кан басымы түбәнәя.
Ял үзәк нерв системасының һәм башка органнарның нормаль эшчәнлеген тәэмин итә. Шуңа күрә йокы яшүсмерләрнең тормышы һәм үсеше өчен зур әһәмияткә ия. Сәламәтлеге какшаган яшүсмерләргә төшке аштан соң да берәр сәгать йоклап алырга кирәк. Ләкин шуны да истә тоту зарур: ашаганнан соң, кимендә бер сәгать узмыйча, йокларга ярамый. Йокы җитәрлек дәрәҗәдә генә түгел, бәлки тыныч һәм татлы да булырга тиеш, чөнки тирән йокыда гына организм тулысынча ял итә. Йокысызлыкның җитди нерв авыруларына китерүе мөмкин. Начар йоклауның сәбәпләре күп төрле. Шуларның берсе – яшүсмер йоклый торган бүлмәнең артык якты һәм тавышлы булуы. Урын-җирнең җайсыз булуы да начар йокыга китерә. Туңып яки тирләп ятканда да йокы әйбәт булмый. Яхшы итеп җилләтелгән, форточкасы яки тәрәзәсе ачык бүлмәдә, шулай ук ачык һавада – верандада йоклау аеруча файдалы.
Шуны онытмыйк: йокы режимына, ягъни бер үк вакытта йоклап китәргә һәм тиешле вакытта уянырга өйрәтергә кирәк. Бер тәүлеккә яшүсмерләр 9-10 сәгатьтән ким йокламаска тиешләр. Һәрбер ата-ана да бу мәсьәләгә игътибарлы булсын иде.