Яшь тәрҗемәчеләргә Ренат Харис киңәшләре

30 нчы сентябрь – Халыкара тәрҗемәчеләр көне иде. Шул уңайдан, КФУның Г.Тукай исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, әлеге юнәлеш буенча укучы 1 нче курс студентлары белән, әдәби тәрҗемә өлкәсендә зур тәҗрибәсе булган күренекле татар шагыйре, публицист, әдәби тәнкыйтьче, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә РФ дәүләт премиясе (2005), Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге, Муса Җәлил исемендәге, Державин премиясе (2016), Башкортстанның Фатыйх Кәрим исемендәге премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать хезмәткәре Ренат Харис белән очрашу үткәрде.

Ренат Харис – Казан, Мәскәү, Уфа, Чабаксар нәшриятларында татар, рус, башкорт, чуаш, инглиз телләренә тәрҗемә ителгән кырыктан артык шигъри тупланмалар авторы. Алай гына да түгел, аның шигырьләре егермедән артык БДБ халыклары һәм берничә чит ил телләренә тәрҗемә ителә, «Новый мир», «Огонек», «Дружба народов», «Юность», «Молодая Гвардия», «Москва», «Наш современник», «Советский Союз», «Крестьянка», берничә БДБ иле, Болгария, Венгрия, Төркия әдәби журналларында һәм альманахларында дөнья күрә.

Шагыйрь әдәби тәрҗемә белән үзе дә актив шөгыльләнә. Г.Державин, А.Пушкин, М.Лермонтов, А.Фет, Ф.Тютчев, Т.Шевченко, В.Маяковский, С.Есенин, А.Ахматова, Н.Хикмәт, Г.Лорка, Ю.Тувим, Р.Гамзатов, К.Кулиев, П.Хузангай, Я.Ухсай, О.Сөләйманов һ.б. шигырьләре аның тәрҗемәсендә татар телендә дөнья күрәләр. 2016 елда Ренат Харис «Г. Державин. Родники» китабы өчен Державин премиясе белән дә бүләкләнә.

Ренат Харис шигырьләренә язылган көйләр скрипкада яңгыраган, бик күп тирән мәгънәле шигырьләр укылган, хатирәләр барланган әлеге очрашу бик җанлы узды. Студентларның берсеннән берсе кызык сорауларына шагыйрь бик теләп җавап бирде.

Ренат Харис үзенең шигъри таланты, зыялыгы, белеме, әдәби тәрҗемә өлкәсендәге тәҗрибәсе белән студентларны тагын бер кат үзенә җәлеп итте, тәрҗемәче һөнәренең әһәмиятен, бу эшнең катлаулы, җаваплы эш булуын ассызыклады.

Чыганак: http://media.kpfu.ru/news/renat-haris-beln-ocrasu