Яшь журналист мәктәбендә яңа чыгарылыш

КФУның Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбендә яшь журналистлар өчен оештырылган курсларда соңгы дәресләр узды. Яшь журналист мәктәбен быел 33 абитуриент  тәмамлады, аларга мәктәп программасын уңышлы үткән өчен сертификатлар тапшырылды.

Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе директоры Леонид Толчинский мәктәпне тәмамлаучыларга: “Бүгенге медиаструктура көн саен үсеш һәм үзгәреш кичерә, хәзер журналистның төп эш коралы булып социаль челтәрләр һәм Интернет тора”, – дип сөйләде. Югары мәктәп директоры гаммәви мәгълүмат чараларында уңышка ирешү өчен яңа мөмкинлекләрне ничек кулланырга кирәклеген аңлатты. Шулай ук Казан университетының “Журналистика”  юнәлеше буенча укырга керү үзенчәлекләре, профессионал журналист нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге һәм бу һөнәрнең бүгенге тиз үзгәрә торган дөньяда әһәмияте хакында сөйләде.

 “Тормышларын бу һөнәр белән бәйләргә теләүчеләр бик кыю кешеләр. Медиа базарында эшләүче кешегә карата булган таләпләр даими үзгәреп тора. Хәзерге вакытта безнең һәрберебезнең өстәлендә тулысынча җиһазландырылган гаджет ята, димәк, без сезнең белән инде медиа эчендә”, – дип сөйләде Толчинский.

Очрашу барышында Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе директоры яшь журналист нинди авырлыклар белән очрашырга мөмкин, нәрсә сыйфатлы материал эшләргә комачаулый ала һәм материалны сыйфатлы һәм кызыклы итеп бирү өчен нинди күнекмәләргә ия булырга кирәклеге хакында да сөйләде.

“Журналистикада иң авыры – сорауны дөрес итеп формалаштыру һәм үзеңнең спикерыңны тыңлый белү, – дип саный Леонид Толчинский. – Без студентларга мөмкин кадәр күбрәк практика бирергә тырышабыз. Алар күбрәк язсын, сөйләсен өчен университет кысаларында гына төрле чаралар үткәреп калмыйча, мастер-класслар белән танылган шәхесләрне дә чакырабыз”.

Толчинский мәгълүмат алуның һәм таратуның ысуллары турында да сөйләде, аерым алганда, аудиториянең кызыксынуларын ачыклау өчен кулланучыларның сорауларын күзәтергә ярдәм итүче BigDate программасы хакында сөйләде.

Журналистика һөнәре турында сөйләүдән тыш абитуриентларга Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбенең эш бүлмәләрен – ньюсрум һәм шоу-румны – күрсәттеләр. Югары мәктәп директоры бу аудиториянең үзенчәлекләре турында сөйләде, заманча җиһазларны күрсәтте һәм Казан университеты шоу-румына күптән түгел килгән йолдызлы кунакларны искә алды.

Яшь журналист мәктәбе җитәкчесе, журналистика кафедрасы доценты  Роман Баканов журналист мәктәбен тәмамлаучыларга котлау сүзләрен әйтте һәм нәтиҗәләр ясады.   

“Яшь журналист мәктәбендә оештырылган дәресләр миңа ошады. Һәр очрашу башкаларына охшамаган иде, мин аларны түземсезлек белән көттем. Минемчә, монда безнең булачак һөнәребезнең нигезен салдылар. Без төрле журналистика жанрларында үзебезне сынап карадык: мәкалә, хәбәр, интервью яздык, төрле кызыклы тәҗрибәләрдә катнаштык, сөйләмебез һәм камера алдында тотышыбыз өстендә эшләдек. Әлеге мәктәп бу һөнәр синекеме юкмы икәнен ачыкларга  ярдәм итә, синеке булса, аңа булган мәхәббәтеңне тагын да арттыра”, – дип сөйләде Яшь журналист мәктәбен тәмамлаучы Дарья Никонова.

“Югары квалификацияле укытучылар составын билгеләп үтәсем килә. Һәр укытучының  үз алымы, һәрберсе журналистиканың аерым бер үзенчәлеген ача. Бу күңелсезләнергә ирек бирми. Шәхсән миңа Дмитрий Туманов дәресләре бик ошады, ул журналистика тарихы турында бик кызыклы итеп сөйли”, – дип хисләре белән уртаклашты Анастасия Киселькова.

“Яшь журналист мәктәбе миңа ачылырга ярдәм итте, мин үземә бик күп дуслар таптым, киләчәктә дә алар белән аралашырбыз дип өметләнәм. Яңа нәрсә өйрәнергә омтылганда син үзеннән үзе күбрәк аралаша башлыйсың. Миңа үзем һәм башка яшьтәшләрем яктырткан чаралар бик ошады. Иң хәтердә калганы “Уникс”та Татьяна көнен бәйрәм итү булды”,  – дип укуны искә ала  Анжела Абдрашитова.

Ярты ел дәвамында Яшь журналист мәктәбендә уздырылган вакыт мәктәп укучылары өчен бик нәтиҗәле үтә. Күбесе үз эшләрен онлайн ГМЧда, газеталарда бастыра, радиода чыгыш ясый – болар киләчәктә журналистика бүлегенә укырга кергәндә ярдәм итәчәк. Яшь журналист мәктәбендә теләсә нинди укучы үзен чын корреспондент итеп хис итә. Алты ай дәвамында укытучылар укучының мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итә, ә укучылар исә журналистика нигезләрен үзләштерә, беренче тапкыр шәһәр һәм республика ГМЧларында практика уза.

Киләсе уку елына Яшь журналист мәктәбенә укучылар җыю инде башланды.  Оештыру җыелышы һәм дәресләр октябрь уртасында башланачак. Программага язылу өчен  8 (197) 292-12-36 номеры буенча шалтырытырга мөмкин (Яшь журналист мәктәбе җитәкчесе Роман Баканов).

Мәрьям Насыйрова әзерләде.