Яшьләр көне уңаеннан КФУда кунакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов

Казан Идел буе федераль университетында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән федераль конкурсларда җиңүчеләрнең Яшьләр көненә багышланган очрашуы узды.

Республика делегациясе майда Ставропольдә узган һәм илнең 80 төбәгеннән 2,7 мең студентны берләштергән “Россия Студентлар язы” Бөтенроссия фестивале Гран-приен алды. “Төбәк программалары” юнәлешендә Татарстан “Кульбар халкының традицияләре һәм риваятьләре” проекты белән өченче урынны алды.

Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова с победителями молодежных федеральных конкурсов, 
приуроченная ко Дню Молодежи

Татарстан делегациясе шулай ук студентлар арасында Идел буе федераль округы III Интеллектуаль олимпиадасында беренче урын алды.

Быел Владивостокта XVII Дельфий уеннары узды, анда Россиянең 70 төбәгеннән яшьләр катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе студенты көмеш медальгә ия булды.

Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова с победителями молодежных федеральных конкурсов, 
приуроченная ко Дню Молодежи

Моннан тыш, узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Яшьләр хөкүмәте Россия буенча иң яхшылар унлыгына керде.

Бүген Казан Идел буе федераль университетында яшьләр өчен федераль конкурсларда җиңүчеләрнең казанышлары күргәзмәсе оештырылды. Биредә аларның бүләкләрен, кубокларын һәм дипломнарын күрергә мөмкин иде. Быел Россия Студентлар язы фестивалендә җиңүчеләр бию һәм вокал номерларын тәкъдим иттеләр.

Татарстан лидеры яшьләр хәрәкәте активистларын бәйрәм белән котлады һәм “республиканы таныткан өчен” рәхмәт белдерде.