Яшьләрнең заман турында уйланулары…

Вакытлар үтә, иске ел артыннан яңасы килә, шуның белән беррәттән замана да үзгәрә. Димәк, ул заманда яшәүче кешеләрнең тормыш рәвеше дә, җәмгыятьтә тоткан урыны да, уйлары, фикерләре дә үзгәрә. Мәсәлән, безнең әби-бабайлар яшәгән заманда беренче урында туганлык хисе, бер-береңә һәрвакыт ярдәм кулы сузу, бердәмлек, тапкан малыңнан башкаларга да өлеш чыгару булган. Әлбәттә, ул чорда интернет, планшет, ноутбук түгел, хәтта, гади генә өй телефоны да булмаган. Шуңа да карамастан, әби-бабаларыбыз дөрес тәрбия дә, кирәгенчә белем дә алганнар. Хәзер аларның сөйләвеннән шуны аңлыйм: ашарларына, киярләренә җитәрлек булмаса да, аларда иң мөһиме, рухи байлык булган, ягъни алар гореф-гадәтләрне, йолаларны тиешенчә үтәгәннәр. Сабан туе бәйрәмнәрендә, туйларда, туган көн кичәләрендә алар магнитофоннан музыка тыңлап утырмаганнар, ә үзләре биеп, җырлап, такмаклап, уеннар уйнап күңелләрен күтәргәннәр.

Әби- бабаларыбыз яшәгән чорда гына түгел, әле әти-әниләребез яшь чакта да булган ул гореф-гадәтләр, кичке уенлыклар, ләкин беренче урынга рухи байлык түгел, ә матди байлык, югары дәрәҗә чыга башлый, ни кызганыч. Моңа карамастан әле акчаның роле шулхәтле дәрәҗәдә алгы планга куелмаган була анысы. Яшьләр күңелләрен үз тырышлыклары белән генә күтәрмәгәннәр, ә хөкүмәт тарафыннан да аларга төрле мөмкинлекләр тәкъдим ителгән. Мәсәлән, пионер лагере оешкан. Әти-әнием сүзеннән ишетеп шуны беләм: алар кызыл төстәге галстуклар, баш киемнәре киеп, значоклар тагып  йөргәннәр. “Бик кызык, үзенчәлекле иде пионер лагерендә. Пионер киемнәрен киеп йөрүе генә дә үзе бер рәхәт, күңелле вакыйга иде“ , дип сөйли әнием. Аларның күңелләрендә патриотлылык, бер-береңә ярдәм итү кебек хисләр сакланып калган, димәк ул лагерь, оешмалар юкка гына оешмаган, аларның файдасы кешеләрнең яшәешендә үз урынын да тапкан.

Әти-әниләребез заманыннан безнең заманга күчеш бигрәк тә тиз барган. Хәзерге чорны без “цивилизация”, “компьютеризация” чоры дип атый алабыз. Чөнки бүгенге көндә һәр гаиләдә диярлек интернет, компьютер, затлы- затлы уенчыклар; һәр балада диярлек кыйммәтле  телефон, айфон бар. Әлбәттә, аларның файдалы яклары да юк түгел, әби-бабаларыбыздан аермалы буларак, без интернетка чыгып, тиз арада үзебезгә кирәкле мәгълүматны таба, навигаторлар ярдәмендә кирәкле урынга тиз арада барып җитә, скайп аша бездән бик еракта урнашкан дус-туганнарыбыз белән аралаша алабыз. Тик, бер рәхәтнең мең михнәте дигән кебек, әлеге җайланмаларның зыянлы яклары да юк түгел. Хәзерге яшьләрнең сөйләм байлыгы көннән-көн саега, уйлау, фикерләү сәләте кими. Көннәр буе комьютер артында “атышлы” уеннар уйнап, алар өчен файдалы булмаган сайтларга кереп утыралар. Урамга чыгып кар бабай ясап, кар атышып уйнау, чана шуу дигән теләкләр, кызыклар юкка чыкты диярлек. Ни кызганыч, алга таба да болай барса, безнең балаларны, оныкларны ни көтәчәк соң?! Алар бит компьютер “корбанына”, роботларга әйләнәчәкләр. Шунысы сөендерә, хәзерге вакытта яшьләр өчен күп кенә түгәрәкләр, махсус мәктәпләр, оешмалар, лагерьләр дә  эшләп килә. Һәм нәтиҗәләре дә горурланырлык. Яшьләр арасыннан күп кенә талантлар, спорт, сәнгать өлкәләре буенча алдынгылар чыга. Күпләр өчен алар “элита”, үрнәк булып торалар.

Ә 25 елдан, мин үзем олы апа булгач, ниндирәк заман, яшьләр өчен нинди мөмкинлекләр булыр соң? Беренче чиратта, мин балалар өчен оешма төзетер идем. Әлеге оешманың җитәкчесе буларак, мин анда бик күп төрле кызыклы түгәрәкләр оештырыр; туган- як тарихын белү, өйрәнү өчен төрле экпедицияләр, халкыбыз орнаметларын сурәтләп, махсус киемнәр тектерү өстендә эшләр идем. Мөмкин булганча балаларга рухи азык бирү, аларда китапка мәхәббәт уяту бер-берсенә карата мәрхәмәтле булсыннар өчен төрле секцияләр укыту эшләре алып барыр идем. Яшьләр өчен кызыклы булган  музыка, бию, театр түгәрәкләре оештырып, аларда сәнгатькә мәхәббәт уятыр, әхлак һәм әдәп нигезләре белән таныштырыр идем. Әйе, 25 елдан соң дөньяның нинди булачагын күз алдына да китереп булмый. Тик шуны онытмаска кирәк: барысы да бездән тора. Балаларыбыз, энекәш- сеңлекәшләребез өчен үрнәк, яхшы тормышка, дөрес юлга аяк басу өчен тугъры киңәшләребезне биреп, аларга яшәүнең асылы байлык, акчада, престижлы булуда, мода артыннан кууда гына түгел, ә бер-береңә карата, ихтирамлы, мәрхәмәтле булуда, халкыбыз истәлеге булган гореф- гадәтләрне, йолаларны үтәүдә, туган илне саклау, яклауда икәнен аңлатырга тиешбез, минемчә. Һәм мин шуның өстендә эшләячәкмен дә.

Балалар – безнең  киләчәгебез, һәм әлеге киләчәгебез бәхетле булсын өчен, аларга һәрвакыт ярдәм кулы сузып, тормышта үзләренең урыннарын табарга булышырга тиешбез. Мин төзеткән балалар оешмасы да, нәкъ шуның өстендә эшләр дип ышанам һәм моның өчен барлык көчемне, тырышлыгымны бирәчәкмен. Куйган максатларыма ирешермен, балаларда бары яхшылыкны, матурлыкны, изгелекне генә күрү сыйфатларын булдырырмын дип өметләнәм.

Энҗе Ризванова, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының 1 нче курс студенты.